Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәләрен бер генә көн күрсәтәчәкләр

Кадерле ядкарьне киң җәмәгатьчелеккә тантаналы рәвештә Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Рәмис Аймәт чыгарачак.

15 февральдә Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел була. Әлеге уңайдан Татарстан Милли музеенда “Төп нөсхә көне” үткәрелә һәм “Моабит дәфтәрләре”н бер генә көн күрсәтәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълъмат агентлыгына Милли музейның матбугат хезмәте җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итә.

12 февральдә Милли музейда “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәләрен фондтан чыгарып, киң җәмәгатьчелеккә тәгъдим итәләр.

Музейның иң кадерле экспонатлары булып торган әлеге әсәрләрне шагыйрь, үлем җәзасы алдыннан Берлинның Моабит төрмәсендә яза. Аларның сакланып калуы һәм безнең илгә кайту тарихы гаҗәеп могҗиза.

15 февральдә башкала һәм республика халкы “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәләрен бары тик бер генә көн күрә алачак. Әлеге чарада танылган шәхесләр, мәдәният һәм фән эшлеклеләре катнашачак.

“Моабит дәфтәрләрен” чыгару ел саен Татарстанның күренекле шәхесләренә бирелә. 2018 елны Муса Җәлилинең дәфтәрләрен Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, XII Халыкара төрки шигърият фестивале һәм Республиканың Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Рәмис Аймәткә бирелә.

Көн дәвамында “Батыр үлә, үлмәс ат алып” күргәзмәсе эшлиячәк, М.Җәлилгә куелган һәйкәлләргә багышланган “Җәлил исемен мәңгеләштерү” презентация үткәреләчәк. Шулай ук, музей кунаклары шагыйрьнең төрле елларда чыгарылган басмалары белән дә таныша алачаклар.

"Татар-информ" Моцартның татарчага Җәлил тәрҗемә иткән әсәренең дөньяда бердәнбер нөсхәсе Казанда саклана, дип хәбәр иткән иде.

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы белән берлектә оештырылган Муса Җәлил шигырьләрен уку бәйгесендә җиңүчеләргә мактау кәгазьләре биреләчәк, дип хәбәр итте проектны оештыручылар.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев