Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Элвин Грей «Нурлы Казаным» фестивалендә чыгыш ясаячак

Элвин Грейдан тыш, концертта Татарстанның атказанган артистлары Габделфәт Сафин, Рәсим Низамов, Илсаф, Айдар Галимов катнаша.

Элвин Грей Татарстан башкаласына багышланган «Нурлы Казаным» зур концерт-фестивалендә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә фестивальнең оештыру комитеты.

Фестиваль 21 октябрьдә узачак. Концертта Татарстанның атказанган артистлары Габделфәт Сафин, Рәсим Низамов, Илсаф, Айдар Галимов, шулай ук Азат Абитов, Ландыш Нигъмәтҗанова һ.б. талантлы җырчылар катнаша.

Фестивальне шагыйрәләр һәм җыр авторлары Гөлнур Галимова белән Гөлнара Гайнетдинова оештыра. Зур сәхнәдә Казанга багышланган җырлар («Шәһри Казан гимны», «Казаным», «Казан кичләре» һ.б.) яңгыраячак.

Концерт программасында Гөлнур Галимова сүзләренә автор-композитор Ирек Габдрахманов көй язган җырларны ишетергә мөмкин булачак.

Фото: архив/Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев