Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

ӨЛЕШ

Рецепт.

Камыр өчен:

  • 1 кап маргарин яки ак май
  • 1 йомырка
  • 100 грам су
  • тоз
  • 1 учи шикәр
  • сода
  • кибет каймагы

Эчлек өчен:

  • тавык ите
  • бәрәңге
  • суган
  • 2-3 лавр яфрагы
  • ак май

1 кап йомшартылган маргарин яки акмайны он белән уабыз. Шуңа 1 йомырка сытып, барысын бергә туглыйбыз. 100 грамм суга бер чеметем тоз, 1 уч шикәр комы һәм бик аз гына сода салып, йомшак кына итеп камыр басабыз (камырга кибет каймагы өстәсәң, тагын да тәмлерәк була). Камыр ярты сәгать чамасы «ял иткән» арада, өлешнең эчлеген ясыйк. Тавык түшен, бәрәңге белән суганны ваклап турыйбыз, 2-3 лавр яфрагы ваклап салабыз. Коры булмасын өчен, бераз гына акмай кушабыз. Өлеш бәлеш рәвешендә ясала. Гадәттә, өлешкә капкач та ясыйлар, мин исә капкачсыз гына ясыйм да, пешәр алдыннан ачык өлешеннән шулпа салам. Майлы табага тезеп, өсләрен яхшылап тугланган йомырка белән сылап, 180-200 градус җылылыктагы мичтә 40 минут пешерергә, табынга янына касә белән шулпа куеп чыгарыла.

Тәмле булсын, кадерле дуслар!.

Автор: РӘФИЛӘ ШӘМСЕТДИНОВА

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев