16 ноябрь 2018 яңалыклары
-
«Татар-информ»да ир-атларда яман шеш авыруларына каршы көрәш турында сөйләячәкләр
Мәгълүмат чаралары вәкилләре матбугат очрашуына чакырыла.
-
«Ялкын» журналы игълан иткән бәйгедә Саба районы Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбенең математика укытучысы җинү яулаган!
Укытучылар көне алдыннан «Безнең идеаль укытучыбыз» дип исемләнгән фотобәйге игълан иткән идек. Берничә көн дәвамында сайтта зур бер «көрәш» барды. 5000гә якын кеше республиканың иң идеаль укытучысын билгеләде.
-
Гөлназ Фәйзрахманова инстаграмын акча түләп кенә укып булачак. Кем алдый, шуны судка бирәчәк
“Болгар радиосы” алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова үзенең Инстаграм аккаунтын түләүле итә. Радиода эшләүче, «Нокта» программасын алып баручы, юридик консультацияләр оештырып, концертлар бирүче Гөлназ санап кителгәннәр белән генә чикләнмичә, яңа проектка тотынган. Моның өчен ул яңа Инстаграм битен ачып җибәрергә булган. Ләкин ул түләүле булачак. Ни өчен
-
Татарстан синоптиклары явым-төшем һәм атмосфера басымы үзгәрүе турында кисәтә
Республика территориясенә Скандинавия антициклонына алмашка атмосфера фронты килә.
-
АНА СӨТЕН БЕРНИ АЛЫШТЫРМЫЙ
Бүгенге әңгәмәдәшем – Айзилә Вәлиуллина, балага күкрәк сөте имезү буенча консультант, ике бала әнисе. Казан дәүләт медицина университетының социаль эш факультетын тәмамлый. 2010 елдан республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең район бүлекчәсендә, аннан Россия Пенсия фондының районара идарәсендә социаль түләүләр буенча белгеч булып эшли. Бүгенге көндә декрет ялында.
-
19 ноябрьдә цифрлы телевизор күрсәтмәячәк
.
-
Тагын салымнар...
Россия Госдумасы Депутатлары соңгы укылышта дүрт төбәктә үзмәшгульлек өчен салым алу законын кабул итте.
-
Минтимер Шәймиев: "Хушлашуы күңелдә матур булып калды"
Бүген Казанда Татарстанның беренче Президентының хәләл җефетен, Мәрҗани мәчетендә җеназа намазын укып, соңгы юлга озаталар.
-
Сарыккамы чират?
Ноябрь башында татар сайтларының берсендә: “Мал табиблары мөгезле эре терлекне сарыклар белән янәшә асрамаска куша. Сарыклардан эре терлеккә куркыныч авыру – яман катараль бизгәк (злокачественная катаральная горячка) йогарга мөмкин”, – дигән хәбәр дөнья күрде. Рәсми сайтта урын алганлыктан, аны башкалар да “күчереп алды”. Дөрес, бу хакта республиканың баш ветеринария табибы түгел, бер районның баш ветеринары җитди проблема итеп күтәрә.
-
Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан 15- 21 ноябрь көннәрендә махсус атналык башланды
Ноябрь аеның һәр өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.
-
Генералдан сабак алдылар
Илебездә 15 октябрьдән 21 декабрьгә кадәр IV бөтенроссия “Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау” мәгълүмати-агитация акциясе бара. Барлык мәктәпләрдә шушы юнәлештә патриотик чаралар оештырыла.
-
Татар җәмәгатьчелеге театр йолдызы Рауза Хәйретдинованы соңгы юлга озатты
Мәрхүмәне Яңа татар бистәсе зиратында җирлиләр.
-
Ир-ат белән хатын-кызны ваннада ток сугып үтергән
Фаҗига Чистай шәһәрендә Академик Королев урамындагы йортның бер фатирында булган.
-
Үзара салым буенча референдум авыл халкының тормышын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк
Татарстан авылларында үзара салым акчасына юллар ремонтланды, парклар тәртипкә китерелде, диде ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе.
-
Данир Сабиров гаиләсен күрсәтте
Сәләтле пародист, җырчы, биюче, нәфис сүз остасы, алып баручы Данир Сабировны белмәгән кеше сирәктер.