Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын салымнар...

Россия Госдумасы Депутатлары соңгы укылышта дүрт төбәктә үзмәшгульлек өчен салым алу законын кабул итте.

Әлеге салым, эксперемент кысаларында, Татарстан, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләренә кертеләчәк. Башлангыч прект 10 ел дәвам итәчәк һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Салымны, эшчәнлекләреннән керем алучы физик затлар һәм ИП ияләре түлиячәк. Салым физик затның керемненнән 4%, ИП ияләреннән 6%  тәшкил итәчәк.

Бу салым түләү режимын кабул иткән эшмәкәрләр, НДС һәм керемгә карап салына торган салымнан  (подоходный налог) азат ителәчәк. Шуңа күрә күп кенә шәхси эшмәкәрләр үзмәшгульлеләр категориясенә күчәчәк дигән фаразлар да бар.

Фото: www.pixabay.com | stevepb

http://idel-tat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев