Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

АНА СӨТЕН БЕРНИ АЛЫШТЫРМЫЙ

Бүгенге әңгәмәдәшем – Айзилә Вәлиуллина, балага күкрәк сө­те имезү буенча консультант, ике бала әни­се. Казан дәүләт медицина уни­вер­си­те­тының социаль эш факультетын тә­мамлый. 2010 елдан респуб­лика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең район бүлекчәсендә, аннан Россия Пенсия фондының районара ида­рәсендә социаль түләүләр буенча белгеч булып эшли. Бүгенге көндә декрет ялында.

Айзилә, бала имезү буенча консультант булу теләге сездә ничек туды?
 -Бу теләк миндә дүрт  ел элек, олы баламны алып кайткач барлыкка килде. Бүгенге күзлектән караганда,  мин ул вакытта психологик яктан әни булырга  әзер булмавымны аңлыйм. Йөклелек чорымда миндә бары тик баланы исән-сау алып кайтырга дигән уй гына иде, ә аннан соң нәрсә буласын мин бик уйлап бетермәдем.Бала тапканнан соң беренче айларым физик һәм психологик яктан бик авыр булды. Якыннарым, бигрәк тә әниемнең зур ярдәме белән без бу чорны  уза алдык. Мин ул вакытта профессиональ ярдәм итүче булсын иде, дип еш уйладым.Киләчәктә ул кеше үзем булырга теләүнең беренче чаткылары шул чакта барлыкка килде. Икенче баламны алып кайтыр алдыннан мин бу тема белән тагын да ныграк кызыксына башладым, күп  укыдым, медицина буенча булган белемнәрем дә нык булышты.  Миңа кешеләргә ярдәм итү бик ошый, үзем кебек әниләргә дә ярдәм итәсем килде. Бу елның язында тәвәккәлләп, мин бала имезү буенча консультантка укырга булдым. Мәскәү белгечләре оештырган ПроГВ проектының онлайн мәктәбендә укып сертификат алдым. Даими рәвештә вебинарларда белемнәремне ка­милләштерәм. Бала имезү белән беррәттән, перинаталь пси­хология белән дә кызыксынам.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев