Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Сарык итеннән азу

Рецепт.

Кирәк булачак: 1 өлешкә: 160 г сум ит, 15-20 г май, 20 г томат яки 50 г кызыл помидор, 50 г тозлы кыяр, бәрәңге 160 г, 30 г башлы суган, кирәгенчә тоз, борыч, сарымсак.

Сарык итен 1 см киңлектә, 4-5 см озынлыкта турагач, тозлап, борычлап, кызган майлы табада тиз генә кыздырып алалар.

Кыярның кабыгын әрчеп, эчен алып, вак кына турап, шулпа салып икенче бер савытта пешерәләр. Вак итеп турап башлы суган, ә аерым табада эре итеп турап бәрәңге кыздыралар.

Боларның барысын тирән савытка салып, кайнар шулпа өстиләр, өстен каплап, акрын гына кайнатып алалар. Пешкәндә томат яки кызыл помидор салып болгаталар да томалап пешерәләр.

Әзер булганда гына вак итеп тураган сарымсак салып болгаталар, табынга кайнар килеш бирәләр.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев