12 март 2018 яңалыклары
-
Казан “Җир сәгате башкаласы” исеме өчен көрәшә
Акция башкаласы исеме бәйгесенә 29 мартта йомгак ясала.
-
Татарстан сайлаучыларының 81 проценты Путин өчен тавыш бирәчәк - сораштыру нәтиҗәләре
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сайлаулар турында сораштыру нәтиҗәләрен хәбәр итте.
-
Сез аның күзләрен күрсәгез, мөлдер-мөлдер яшьләр тамарга гына тора...
Төрле авыру кичереп яки бала тапканда зыян килеп, якты кояш нурларын күрүдән мәхрүм калганнар, юл һәлакәтенә эләгеп, гарипләр арбасына утырырга мәҗбүр булганнар фаҗигасен бу кешеләр үзләре генә аңлый. Иртәгесен нәрсә көтәсен беребез дә белми, кызганычка каршы. Гомер иткән йорт-җире янып бетеп, бер мизгелдә урамда калучылар да шул хәлдә. Аллаһы Тәгалә биргән сынауларны ялгызыңа гына үтү җиңел түгел.
-
15 һәм 19 яшьлекләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә бадминтон ярышлары
9 - 11 март аралыгында Казан шәһәрендә 15 һәм 19 яшьлекләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә бадминтон ярышлары булып узды. Ярышларда Саба, Алексеевск, Түбән Кама, Кайбыч, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Мөслим,Чистай, Теләче, Әлки, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Тәтеш, Тукай, Балтач, Югары Ослан районнарыннан һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән барлыгы 260 спортчы көч сынашты.
-
Рөстәм Миңнеханов Казанда балалар сырхауханәсендә капиталь ремонт нәтиҗәләрен тикшерде
Казанның баш педиатры сүзләренчә, 2 нче балалар сырхауханәсе башкалада соңгы 5 елда балалар үлеме булмаган бердәнбер сырхауханә.
-
Татарстанда һава торышы бозыла
Якындагы тәүлектә төнлә кайсыбер районнарда 27 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
-
Илсөя Бәдретдиновага чәчәк урынына тавык тоттырганнар (ВИДЕО)
Илсөя Бәдретдинованың тамашачысы концертларга күчтәнәчсез йөрмәвен ишетеп белә идек. Бу юлы шаккатырганнар: Түбән Чаллы авылында җырчыга чәчәк-конфет-колбаса түгел, ә тавык бүләк иткәннәр. Тере тавык! Роза исемле ди.
-
Татарстан Президенты яңартылган Горький һәм Шаляпин музеенда ипи пешереп карады
Бүгеннән Казандагы Максим Горький әдәби-мемориаль музее рәсми рәвештә Максим Горький һәм Шаляпин музее дип атала башлады.
-
Сарык итеннән азу
Рецепт.
-
Бүгенге көндә үзләрен күрсәтергә теләгән яшьләргә шаян булырга кирәк – Васил Шәйхразиев
Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Татарстан яшьләре делегациясе Мәскәүдә узачак бөтенроссия форумына әзер, дип саный.
-
Әлдермеш кешесе юынтык суда батып үлгән
Хатын күршеләре белән ирен юынтык сулар чокырыннан тартып чыгарып караган, тик булдыра алмаганнар.
-
21 мартка кадәр Казанда һава температурасы нормадан түбән булачак
Пәнҗешәмбе кар явачак, җомга температура 0 градуска кадәр күтәреләчәк, ялларда һава торышы тагын үзгәрәчәк.
-
Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллинны соңгы юлга озаттылар
77 яшендә вафат булган Әнәс Галиуллинны Казанның Мәрҗәни мәчете карамагындагы “Мөселман зираты”на җирләделәр.
-
Үзебезчә бәйрәм иттек
Туган авылым Мәртендә бер генә бәйрәмне дә билгеләп үтмичә калганыбыз юк. Аның кешеләре дә бердәм һәм бик күндәм. Әле менә 8 Март–Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан да үзебезчә,гади итеп бәйрәм ясап алдык. “Мәртен авылы яңалыклары” сайтына белдерү эленә дә теләге булган кеше туган авылына кунакка кайта. Авылдашлар белән күрешү өчен дә,хәлләр белешү өчен дә менә дигән форсат чыга.
-
Сайлаучыларга бирелә торган беләзек белән җәмәгать транспортында түләүсез йөреп булачак
Беләзекләре булган кешеләр «Казан-Арена» территориясендә Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышын карый алачак.