Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллинны соңгы юлга озаттылар

77 яшендә вафат булган Әнәс Галиуллинны Казанның Мәрҗәни мәчете карамагындагы “Мөселман зираты”на җирләделәр.

Бүген Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллинны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу чарасы Казанның Кәрим Тинчурин театры бинасында узды. 55 ел гомерен театрга багышлаган артист 9 мартта бакыйлыкка күчте.

Әнәс Галиуллинны соңгы юлга озатырга Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, артистның гомер буе бергә эшләгән хезмәттәшләре, сәхнәдәшләре, туганнары, дуслары, авылдашлары килде.

“Әнәс абый якты һәм яхшы күңелле кеше иде. Ул даһи кешеләргә генә хас сыйфатларга ия булды. Шундый якташым булуы белән мин горурланып яшим. Ул Түбән Әлки урта мәктәбендә укыды. Мин беренче сыйныфта укыганда, ул унберенче сыйныфны тәмамлый иде. Алар укыганда мәктәп гөрләп торды. Спорт ярышларында актив катнаша иде. Әнәс абый белән гел аралашып яшәдек. Театрга килеп кергәч тә, “Исәнме, якташ”, - дип елмаеп исәнләшә торган иде. Үлгән хәбәрен ишеткәч, ышана алмадым. Әле күптән түгел генә юбилеен уздырган идек. Дөньядан иртәрәк китте”, - дип искә алды Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әсхәт Хисмәтов.

Хушлашу чарасында катнашучылар Әнәс Галиуллинның иҗатын олыладылар, якты хатирәләрен яңарттылар. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Зөфәр Харисов Әнәс Галилулин театрда якты йолдыз, үрнәк шәхес булуын ассызыклады. “Бүген арабыздан чын талантка ия шәхес китте. Әнәс абый яхшы артист булудан тыш, олы шәхес, әйбәт кеше иде. Театрда искә алу чараларын гел ул оештырды. Бар эшкә дә зур җаваплылык белән карый иде. Без аның һәр эшне шулай оста башкара алуына гаҗәпләнә идек. Урыны җәннәттә булсын!”, - диде ул.

Спектакльләрдә бергә уйнаган халык артисты Исламия Мәхмүтова да истәлекләре белән уртаклашты. “Ул театрның җаны иде. Үзенең якты йөзле булуы белән барсыннан аерылып торды. Әнәс хакында бик күп сөйләргә була. Түбән Әлки мәктәбендә бергә укыдык. 1963 нче елдан бирле, без аның белән кулга-кул тотынышып, эшләдек. Кышкы салкыннарда, көзге пычракта арба-чаналарда, трактор әрҗәләрендә селкенеп, авылдан авылга йөреп спектакльләр куйдык, халыкка хезмәт иттек. Театрдагы 55 елдан артык иҗат гомерендә берсеннән-берсе истә кала торган образлар тудырды. Ул образлар һәрберсе тамашачыга якын”, - диде ул иҗатташ дусты хакында.

Әнәс Галиуллинны Казанның Мәрҗәни мәчете карамагындагы “Мөселман зираты”на җирләделәр.

Белешмә. Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин Татарстанның Әлки районы Чуваш Кичүе авылында 1940 елның 14 декабрендә дөньяга килә. Театрда хезмәт юлын 1962 елдан башлап җибәрә.

Әнәс Галиуллин театрда 55 елдан артык иҗат итү дәверендә Ю.О’Нилның “Богауланган мәхәббәт” спектаклендә Симеон, М.Шамыхаловның “Кайнана”сында Аяз, И.Грекованың “Тол хатыннар көймәсе”ндә Фәрит, Т.Миңнуллинның “Нигез ташлары”нда Хәлил, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”ында Ахун, Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклендә Маклер, К.Тинчуринның “Американ”ында Шәех морза, “Сүнгән йолдызлар”ында Саттар, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”енда Саттар, Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында Кыйтфир, Н.Гыйматдинованың “Бер тамчы ярату”ында Сафуан, Н.Нестерованың “Әллә язмыш, әллә ялгыш… “ында министр урынбасары һәм башка образлар тудырды.


 

Фото: Расих Фасхутдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев