Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

15 һәм 19 яшьлекләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә бадминтон ярышлары

9 - 11 март аралыгында Казан шәһәрендә 15 һәм 19 яшьлекләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә бадминтон ярышлары булып узды. Ярышларда Саба, Алексеевск, Түбән Кама, Кайбыч, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Мөслим,Чистай, Теләче, Әлки, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Тәтеш, Тукай, Балтач, Югары Ослан районнарыннан һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән барлыгы 260 спортчы көч сынашты.

Шәхси ярышлар ике төркемгә бүленеп үткәрелде: 15 яшькә кадәр һәм 19 яшькә кадәр булган аерым, парлы һәм катнаш уеннар. Беренче тапкыр Беренчелек кысаларында команда ярышлары уздырылды. Саба районы командасы 15 яшькә кадәр категориядә 3нче урынга чыкты.

Шәхси ярышларда җиңучеләр һәм призлы урын алучылар:

15 яшькә кадәр категориядә ( аерым ир-атлар уены) Мөхәмәтҗанов Рәис (“Сабантуй” спорт мәктәбе) 3 нче урынга лаек булды.

Парлы ир-атлар категориясендә (15 яшькә кадәр) 3 нче урынны Смоголов Фидәил белән Мөхәмәтҗанов Рәис (“Сабантуй” спорт мәктәбе) алды. Шулай ук әлеге категориядә Хазиев Исмал (“Сабантуй” спорт мәктәбе) белән Галиханов Нияз (Кама Тамагы районы) 3 нче урынга чыктылар.

Парлы хатын-кызлар категориясендә ( 15 яшькә кадәр) Низамиева Зөһрә белән Вәлиева Гөлфия (“Сабантуй” спорт мәктәбе) 3 нче урынны алдылар.

Парлы ир-атлар категориясендә (19 яшькә кадәр) Хәйриев Ильяс (“Сабантуй” спорт мәктәбе) белән Монич Павел (Казан шәһәре) 2 нче урынга лаек булдылар.

Спортчыларыбызны җиңуләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев