Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан сайлаучыларының 81 проценты Путин өчен тавыш бирәчәк - сораштыру нәтиҗәләре

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сайлаулар турында сораштыру нәтиҗәләрен хәбәр итте.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның 72 проценты тавыш бирүдә һичшиксез катнашачак, шулай ук 13 процентының да катнашуы ихтимал. Боларны исәпкә алып, сайлаучыларның 78 процентка якыны тавыш бирүдә катнашыр, дип фаразларга мөмкин.

Респондентларның 12,8 проценты әлегә кайсы кандидатка тавыш бирәчәген белми, ә 65 проценты В.В.Путинны сайлаячак. Сораштыруда катнашучыларның 8,7 проценты — П.Н.Грудинин, 4,5 проценты — В.В.Жириновский, 1,6 проценты — К.А.Собчак, 1,2 проценты Г.А.Явлинский өчен тавыш бирергә ниятли.

Шул рәвешле, Татарстандагы актив сайлаучыларның ким дигәндә 81 проценты В.В.Путин өчен тавыш бирәчәк.

Сораштыру 1-4 март көннәрендә Социаль-гуманитар тикшеренүләр һәм проектлар фонды заказы буенча үткәрелгән. Анда барлыгы 1500 кеше катнашкан.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев