Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әлдермеш кешесе юынтык суда батып үлгән

Хатын күршеләре белән ирен юынтык сулар чокырыннан тартып чыгарып караган, тик булдыра алмаганнар.

Биектау районында Әлдермеш авылында 61 яшьлек ир-ат юынтык сулар ага торган чокырда батып үлгән. Бу турыда "Татар-информ"га Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

8 мартта эпилепсия белән авыручы ир-ат автомобиль покрышкаларыннан ясалган чокырга егылып төшкән. Ул, чокырдан чыга алмыйча, тончыгып үлгән.

Ирнең мәетен хатыны табып алган. Ул күршеләре белән ирен тартып чыгарып караган, тик булдыра алмаганнар. Экстрен хезмәтләр килеп, мәетне чокырдан алган.

Тикшерүчеләр вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев