Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзебезчә бәйрәм иттек

Туган авылым Мәртендә бер генә бәйрәмне дә билгеләп үтмичә калганыбыз юк. Аның кешеләре дә бердәм һәм бик күндәм. Әле менә 8 Март–Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан да үзебезчә,гади итеп бәйрәм ясап алдык. “Мәртен авылы яңалыклары” сайтына белдерү эленә дә теләге булган кеше туган авылына кунакка кайта. Авылдашлар белән күрешү өчен дә,хәлләр белешү өчен дә менә дигән форсат чыга.

Бәйрәмне  клуб мөдире Ильмир Билаловның җәмәгате  Чулпан Билалова үзе иҗат иткән җыр белән башлап җибәргәннән соң хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Аннан җыелган халык арасыннан ир-егетләрне халык алдына чакырып, алар имтихан тоттылар дисәк тә ярар. Иң беренче аларга газеталар өләшенде, шушыннан үзләренә эшләпә ясап кияргә тиеш булдылар.Баш киемнәренең шакмаклысы да,озынчасы да,көймә формасында ясалганы да бар иде. Башларына киеп куйгач төрле миләт халкына ошап калдылар.Инде алар үзләренә эшләпәне нинди газетадан ясаганнарын да әйтеп, игътибарлылыкларын да сынап карадык.Иң пөхтә,оста ясалганы Нурислам абый Низамиевныкы булды. Аннан һәрберсе үзенчәлекле итеп, берсен-берсен кабатламыйча хөрмәтле хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котларга кушылды. Бу этапны бик уңышлы башкарып чыктылар.Араларында 18 яшьлек егетләр дә, яшьләре 70кә якынлашып килүче өлкән буын вәкилләре дә бар. Икенче этапта алар  машиналарның төрле вакыттагы халәтләрен күрсәтеп тавыш чыгарып күрсәтергә тиеш булдылар. Араларында сазга батканыда,шакылдаганы да,таудан менә алмый азапланганы да булды. Өченче конкурс төрле хайваннарның тавышлары белән кычкыру, аларның магнитофон   тасмасыннан  ишеткән тавышларын  кабатлап күрсәтү.Бу ярышта да егетләребез берсеннән-берсе оста, романтик икәнлекләрен күрсәттеләр. Киләчәк ярышта  егетләр залдан үзләре теләгән хатын-кызларны сайлап алып алар  белән кәгазьне  бөкли- бөкли биергә кушылды. Иң кечкенә калган кәгазь  кисәге Гәйсә һәм  Нурзия Сөләймановаларныкы булды.Аннан “Кем җитез” һәм “Парыңны  тап”уеннары булды. Ярышлар җыр-бию белән аралаштырып барылды.Ярышлардан соң Чулпан белән Нурзия пешереп алып килгән “Логман” белән дә сыйландык.

Оештыручылар безне кабаттан 18 март көнне сайлаудан соң  Кышны озату Язны каршылау  бәйрәме “Нәүрүзгә” чакырып  калдылар. Бердәмлек булганда  барысын да эшләргә була.

Фото: https://vk.com/club50512372

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев