Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Талкыш кәләвә

Талкыш кәләвә әзерләү рецепты

250 г атланмай яки сары май 
300 г он 
450 г шакмаклы шикәр 
250 г су 
150 г бал 

Башта әлбә әзерләнә. Сай савытта атланмайны эретергә, аз-азлап он салып болгатып пешерергә. 

Ул башта таралып торырга, аннан соң бер кушылмага әйләнергә тиеш (25-30 минуттан соң). 

Бераз сыекланып, өстенә май тигез булып чыккач, әлбә әзер була. 

Аны ут өстеннән алып, бал әзер булганчы тоталар. 

Әлбә пешергән вакытта икенче савытта балга су белән шикәр комы кушып шактый озак кайнаталар. 

Кайнап торган массаны шырпы очы белән алып, бармак башына тамызырга да ышкып карарга кирәк. 

Әгәр бал бөтерелсә, бармакларны аерганда сузылса һәм сынса, кайнатуны туктатырга кирәк. 

Әзер балны майлы салкын табага бушатырга һәм салкын суга яки карга куярга, боларның барысын да бик тиз башкарырга һәм катып китмәсен өчен, балның кырыен һәрьяктан да пычак белән күтәреп, әйләндереп торырга кирәк. 

Бераз куырыеп киткән балны табадан тактагакүчерергә һәм һаман да пычак белән әйләндерерп торырга кирәк. 

Масса кулга тотарлык булып куергач, аны сузарга, очларын бер кулга җәеп, урталай бөкләргә дә яңадан сузарга һәм шулай күп тапкырлар кабатларга кирәк. 

Балны, шактый кайнар булганлыктан, очларын бер кулдан икенчесенә авыштырып, ак төстә, ялтырап тора торган җылы, сузылучан булганчы эшкәртергә кирәк. 

Бал әзер булгач, әлбәне тиз генә савытыннан тактага салып тигезлиләр. 

Балның очларын ябыштырып, боҗра кебек итеп әлбә өстенә (җылы булырга тиеш) салырга һәм баш-башыннан ике кеше сузарга кирәк. 

Боҗра сузылгач, аны тиз генә урталай бөкләргә дә яңадан сузарга. 

Майлы әлбә балга бик тиз меңеп бетә һәм нечкш генә ак җепселләр булып сузыла башлый. 

Талкыш кәләвәнең тиз сынучан җепселләрен куна тактасына җәеп салырга; бармак белән баскалап, формага ( рюмка яки махсус форма) 
тутырырга һәм форманы әйләндереп каплап, талкыш кәләвәне бушатырга. 

Әзер форма бирелгән кәләвәне, капкачылы савытка салып, салкын урынга куярга кирәк. 

Суынган талкыш кәләвәне табынга вазаларга яки тәлинкәгә тезеп чыгаралар.

https://vk.com/kizik_mizik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев