Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Ташкабактан аджика ясау ЫСУЛЫ

Рәмзия Гыйниятуллина рецепты

Яртышар литрлы 2 банка өчен кирәк булачак: 600 грамм ташкабак, 400 грамм помидор, 120 грамм татлы борыч, 120 грамм кишер, 1 баш сарымсак, ярты яки 1 чили борычы, 50 мл (стаканның дүрттән бер өлеше чамасы) үсемлек мае, 50 г томат пастасы, 30 мл 9 процентлы серкә, 1 аш кашыгы төелгән паприка, 1–1,5 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, киптерелгән базилик, төелгән борыч.

Ташкабак, помидор, борыч һәм кишерне юып чистартабыз, вак кына кисәкләргә турыйбыз. Иттарткыч аша чыгарып, калын төпле кәстрүлгә тутырабыз. Утка куябыз. Кайнап чыккач, салмак утта, болгата-болгата, 20 минут пешерәбез. Аннан соң шикәр комы, үсемлек мае, томат пастасы, тоз, тәмләткечләр һәм ваклап туралган әче борыч  өстәп болгатабыз һәм тагын 10 минут пешерәбез. Изеп, сарымсак салабыз һәм тагын 5 минут кайнатып алабыз. Иң ахырда серкә салып болгатабыз да уттан алабыз. Аджиканы парландырылган банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз. Банкаларны астын өскә әйләндереп, суынганчы җылы әйбер белән каплап тотабыз.

Игътибар! Аджиканы телеңне яндыра торган итеп ясарга теләүчеләргә әче борычны орлыклары белән салырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев