8 август 2022 яңалыклары
-
Ташкабактан аджика ясау ЫСУЛЫ
Рәмзия Гыйниятуллина рецепты
-
Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты
«Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.
-
Республика кан үзәгендә донорлар акциясе узачак
10 август көнне Казанда яшәүчеләрне Республика кан үзәгенә җәй көне уздырыла торган донорлар акциясенә чакыралар. Катнашучыларны бәйрәм атмосферасы һәм бүләкләр көтә, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы. Акцияне әлеге оешма оештыра.
-
Язмыш аларны 40 елдан соң гына очраштыра
Ул елны март буранлы килә. Унысыннан башланган күз ачкысыз буран атна буе тынмый. Районга түгел, күрше авылга бару да олы бер мәшәкатькә әйләнә. Розаның тулгагы сайлау көнне көтмәгәндә башлана.
-
Әфлисун инфаркт һәм инсульттан саклый
✅ Әфлисун согы инфаркт һәм инсульттан саклый. Бу аның составында калий һәм магний күп булу белән аңлатыла. Моннан тыш ул органик кислоталар, флавоноидлар, бик күп минераллар чыганагы да булып тора. 1 стакан әфлисун согы алу өчен өч әфлисун җитә. Ул сәламәтлек өчен бик файдалы. Аны даими рәвештә кулланганда, организмдагы шлаклардан арынырга мөмкин. Ул бөердә ташлар барлыкка килүдән дә саклый.
-
Һаман да куркыныч төш кебек
Агымдагы атнада Саба һәм Теләче районнары вәкилләре составындагы 18 кешелек делегация Суслонгерда экскурсиядә булды.
-
Балтачның бер авылында ишегалдына елан кергән
Еланнар урамда рәхәтләнеп йөри диләр, дөрес булса. Менә бу Чапшар авылында ишегалдында тотылган елан. - Еланнар мәсьәләсен өйрәнәбез, - диләр районның адмкомиссиясендәгеләр. - Тик әле аларга каршы көрәшүче бер генә оешманы да юнәтә алмыйбыз, әлегә.
-
Белгеч кемнәргә кавын ашарга ярамаганын аңлатты
Шикәр диабеты белән авыручы кешеләргә, шулай ук авырлы һәм имезүче аналарга кавын ашарга киңәш ителми. Шулай ук ашказаны ялкынсуы булган кешеләргә һәм ашаганнан соң кулланырга ярамый, чөнки кавын ашказаны өчен бик авыр продукт.
-
Татарстанда тавык ите, йомырка бәясе кими
Быел Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитәрлек күләмдә булачак. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков: «Язның – суык, җәйнең – бик эссе килүенә карамастан, авыл хезмәтчәннәренең чәчү эшләренә әйбәт әзерләнүләре нәтиҗәсендә продукциягә кытлык көтелми», – дип белдерде. Республика кайбер азык-төлек буенча үзен 100 проценттан күбрәккә тәэмин итә. Әмма беришен башка төбәкләрдән дә кертергә туры киләчәк.
-
Тырыш хезмәт – уңай һәм матур мохит
Һәр гаилә, хуҗалык, оешма җәйге чорда үзенең биләмәсен төзекләндерергә, яңартып калырга тырыша. Район күләмендә дә төзелешләр кайнап тора. Үзара салым, республика, федераль программалар тулы көченә эшли.
-
Арташ авыл җирлегенең сәламәт яшәү рәвеше
"Арташ авыл җирлеге спортсменнары Малмыж шәһәрендә узган "Малмыж PRO-ЛОГ" мотоцикл спорты буенча ачык тренировкада катнаштылар.