Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Республика кан үзәгендә донорлар акциясе узачак

10 август көнне Казанда яшәүчеләрне Республика кан үзәгенә җәй көне уздырыла торган донорлар акциясенә чакыралар. Катнашучыларны бәйрәм атмосферасы һәм бүләкләр көтә, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы. Акцияне әлеге оешма оештыра.

Кан тапшыру кешенең сәламәтлегенә зыян китермәсә, 18 яшьтән өлкәнрәк һәм 55 килограммнан да ким булмаган авырлыктагы теләге булган һәркем кан тапшыра ала. Шулай ук сөяк мие донорлары регистрына да кушылу мөмкинлеге булдырыла.

Чарада катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк. Акция иртәнге 8.00 сәгатьтән төшкә кадәр барачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев