Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тырыш хезмәт – уңай һәм матур мохит

Һәр гаилә, хуҗалык, оешма җәйге чорда үзенең биләмәсен төзекләндерергә, яңартып калырга тырыша. Район күләмендә дә төзелешләр кайнап тора. Үзара салым, республика, федераль программалар тулы көченә эшли.

      Әлеге уңайдан “Ямьле Саба” яр буенда җаваплылыгы чикләнгән “ПМК Мелиорация” җәмгыяте эшчеләренең хезмәте белән таныштык. Оешманың бу объектта күп кенә мәйданда башкарылган эшләре куллануга тапшырылды инде. Елганы чистарту һәм төзекләндерү эшен халык телендә “Әмәнде” чишмәсе дип аталган урыннан быел май аенда ук башлаганнар. Ноябрь аенда Сабаның көнбатыш ягыннан узучы урау юл кырыендагы күлгә барып тоташачаклар.

“Республика программасы аша 77 миллионга төзелгән килешү нигезендә 2 километр 100 метр озынлыктагы елгада ярларны кистереп тигезләү, таш белән ныгыту, су юлларын чистарту кебек эшләр каралган. Шулай ук җәяүлеләр сукмагы һәм елга аша чыгу өчен күперчекләр, басмалар эшләнелә. Алай гына да түгел, “Ямьле Саба” яр буйлатып меңләгән төп агач утыртыла. Өч урында чишмәләргә каптаж ясалачак. Әлеге эшләрне башкару өчен 2100 кубометр таш, 600 кубометрга якын ком, щебень, асфальт ватыгы кулланылачак”, – ди җәмгыяьтнең баш инженеры Фаяз Кәбиров.

      Сабинка елгасы аша салынган күпер, плотина астында агып төшкән ләмне җыйнау өчен махсус җайланма эшләнә. Күлдә ике урынга фонтаннар, видеокамералар куелачак.

      Әлеге эшләрне башкаруда җәмгыятьнең биш йөк ташу “КамАЗ” машинасы, өч экскаваторы, бульдозер, каток, автокран, бетон ташу машинасы җәлеп ителгән, 30га якын кеше хезмәт куя.

      Бер үк вакытта җәмгыять хезмәтчәннәре районның башка авылларында да киңкырлы эш алып бара. Әйтик, Федераль программа нигезендә Мәртен басуында 350 гектарга исәпләнгән 50 млн. сумлык контракт нигезендә су сиптерү агрегаты урнаштырала, Саба һәм Эзмәдә ике, Иләбәрдә бер аренда торагы төзелеп, ноябрьдә куллануга тапшырылачак, Ми­чәнбаш, Икшермә авылларында су саклагыч буалар ремонтлана, Нырты авылында 45 урынга исәпләнгән авыл клубы төзелә.

      Оешма авыл җирлекләре белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Әйтик, үзара салым исәбенә Эзмәдә зират агачлары кисү, Олыязда чишмәгә койма тоту, каптаж будкаларын ремонтлау, 400 меңгә якын юл эшләрен башкару, Олы Шыңар авыл җирлегендә зират коймаларын тоту планлаштырыла. Лесхоз бистәсендә күлне чистартып, ярларын габион сеткасына Урал ташлары тутырып ныгыту эшләре тәмамланды инде.

“Максатыбыз – хезмәтебез белән кешеләргә уңайлы мохит тудыру, яшәү шартларын яхшырту, эшчеләребезнең тырыш хезмәте аша, бары тик сөенечләр генә китерү”, ди җәмгыять җитәкчесе Расил Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев