Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Телеңне йотарлык тәмле запеканка

Рецептны саклап куегыз.

Тәмле запеканка әзерлибез

Моның өчен кирәкле ингредиентлар:
Бәрәңге 1 кг
Фарш 450 гр
Башлы суган 1 данә
Йомырка 1 данә
Помидор 2 данә
Сыр 150 гр
Каймак 2-3 аш калагы
Майонез 100 гр
Сарымсак – 2 тырнак
Тәмгә карап тоз, борыч.

 Әзер фаршка суган, 1 йомырка кушып, тоз, борыч салып болгатабыз. Икенче савытта соус әзерлибез: 2-3 кашык каймакка 100 грамм майонез, 2 сарымсак кушып болгатабыз. Бәрәңгене боҗралап турыйбыз да, ярты өлешен табага рәт-рәт итеп тезәбез, тоз сибәбез һәм өстенә соусны тигез итеп сылыйбыз, өстенә фаршны салабыз. Кабаттан калган бәрәңгене тезеп чыгабыз, тозлыйбыз, калган соусны ягабыз. Аннары иң өске катламга түгәрәкләп туралган помидорлар тезәбез. Әзер массаны  180 градуска  җылытылган мичкә тыгабыз һәм 40 минут пешерәбез. Аннары алып өстенә сыр сибәбез, кабат 10 минут пешереп алабыз. Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев