Күк итек
Миңа күбрәк ападан калган киемнәрне кияргә туры килә. Һәр шимбә дәү әниемнәргә кунак барган саен күршеләре Зәкия апа мине үчекли, үрти: “Әтиең белән әниең сине яратмыйлар икән, апаңны гына яраталар. Аңа гел яңа кием алалар, сиңа апаңнан калган калдык-постык кына кигезәләр”, - дип, ачуымны соңгы чиккә китереп җиткерде. Кунакта ничек түзсәм түздем, өйгә кайтуга, Шәрәфулла бабай зур итеп олтан салып биргән итегемне мич астына - бәрәннәр янына ук аттым.