Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Алиям өчен үзәгем өзелә…” [Хәния Фәрхи хатлары]

Иртән 4.10 да Хәния төшемә керде… Моңсу гына тальянын тартып, баскычта көйләп утыра. Биек баскычның башы күренми. Өстендә ап-ак ромашкалар сибелгән җиңел күлмәк…

Мин сүз башлаганчы, миңа таба борылды да:

– И, Гөлнур җаныкаем, бер үкенеч калды әле күңелдә, менә бу җырны эшләп чыгарга һич вакыт җитмәде… Югыйсә бик яраткан идем, авыз эченнән гел көйләп йөрдем… Егетләргә дә күрсәткән идем. Шәп җырым буласы иде. Менә соң булсак да шуны эшләп утырам әле… Башта үземчә җырлап карыйсым килде…
Тальянының бар күреген киерелдереп уйнап җибәрде.

– Карале, Хәниякәем, бу җыр синең башкаруда бөтенләй башкача яңгырый икән ич! – дим таң калып. Аннары өстендәге ромашкалы күлмәген мактарга тотынам:
– Гел килешле итеп киендең инде! Ромашкалары да чын чәчәк кебек!
Хәния җырлавыннан бер мизгелгә генә туктый да:

– Менә тектердем әле, әллә нинди күлмәкләр бар, ромашкалысы юк икән, аннары күптән гади ситса күлмәк кигәнем юк, тәнгә бигрәк сулышлы, – дип кабат җырны сузып җибәрә…

Син дә мине минем кадәр

Ярата алсаң иде!

Җанга тулган сагышларны

Тарата алсаң иде!

Кулларымны сузам сиңа

Җылыт, җаным, туңмасын!

Өстәп тор кайнар хисләрең,

Сөю гөлем сулмасын!

…Күзләремне ачтым… Иртәнге җилдә җилфердәгән тәрәзә пәрдәләрендә Хәниякәем моңнары тирбәлә сыман. Аңга килә алмый торам.
Бүген көне буе шул моңлы төш мине озата йөри… Хәниянең миңа язган смс-хатларын йотлыгып укыйм.

Мин аларны аерым файлга җыеп бара идем. Кайсылар бер сүздән, кайсылары ике-өч сүздән, кайберләре бик озын хатлар… Аларда Хәниянең уйлары, тормышы, сагышлары…

***

«Хакым бармы?» дигән шигыреңне бик яраттым әле. Мин аңа егетләрдән көй яздырачакмын».
«Көтмәгәнсеңдер?! Тыңлап кара, Илнур Саттаров бер дигән көй язды теге шигыреңә. Ансамбль егетләре язмасын салам. Ни диярсең?»
Рәсәй төбәкләрен иңгә-буйга концертлар белән йөреп чыккан бөек җырчының мондый гади мөнәсәбәте мине өнсез итә… Мин тизрәк җавап язарга тотынам.
***
«Гөлнур җаным, Уфага туйга җыенам. Юлда укып барырлык шигырьләр сал әле. Мәрхүм энем Нурисламның кызының туе. Мин юлда тыңлап, укып барырга яратам, юл кыска тоела. Театрда эшләгән чаклар гел истә. Хәер, минем тормышым да театрдан бер дә ким түгел…»

***
«Гөлнур, син аллергия турында язгансың. Миндә дә бар ул кәмит! Кайбер ризыкка аллергия минем. Кояшка да. Кеше төсле кызынып ята алмыйм. Кояш бик яратмый бугай мине. Ә бит мин җәйне бик көтеп алам…»
Их, Хәниякәем! Шул көтеп алган җәйләрнең быелгысы сине безнең арадан алып та китте инде! Җыр иле ятим калды синсез!

***
«Гөлнур! Соңгы арада борчулар күп булды әле.Тавышка ял кирәк, нервы некуда. Алсуымны сагынам. Бүген Алсуымны алып киттеләр. Дустым Мәгъсумның кызы Наиләне үземдә торырга алдым, театр училещесына керттем, күнелемә бер юаныч. Алия кияүгә чыккач, шулай ук Чаллыдагы дусның кызын укырга кертеп, үземдә торгызган идем. Наилә дә әтисенең елын уздырырга кайтып китте. Мин Морт авылына җыенам бүген. Егетләр җыела, чишмә ачтылар, Чаллы хуҗалары, Елабуга».

***
«Кызыма» шигырең йөрәккә уелды әле. Мин әйтәсе килгәннәрне язгансың да куйгансың! Уфага китеп барабыз, Алсуыбызга иртәгә 20 яшь. Аңа да көйләрмен әле мин «Кызыма»ңны».

***
«Гөлнур, җырыбызны шундый яраталар. Кайчан үзеңә барып тыңлатам инде?!Буага барып чыгарга исәбем зур. Сәхнәдән әйтәсем килә күңелдәген. Халык алдында. Килерсез Азат Касымович белән. Ул да тыңласын, күрсен! Кәефләрем, Гөлнур, бар да яхшы Аллага шөкер! Гел эштә… Бүген Чаллыда, төнлә әни янына – Тәтешлегә. Алла боерса! Яңа еллар унышлы булсын, Дустым!Сәламәтлек барыбызга да!»

***
«Сәлам, Дустым! Филармониядә сезне күрәсем килә. Сезнең җырны да җырлыйбыз. Үземне упкынга аттым. 20 яңа җыр. Теләктә тор, исән-имин башкарып чыгарга. Репетицияләр каушата бераз. Халык алдына чыккач тынычланам мин үзе. Көч бирә миңа тамашачым. Гомер буе рәхмәтле аңа».
****
Хәния сольный программа булганда, еш кына кыска смслар юллый иде. Иде дип язуның авырлыгын әйтеп аңлатырлык түгел…

«Гөлнур дустым, «Соңгы хат»ны ошаттым әле. Бик матур! Илдар моңлы җырлар яза инде ул! Шундый моңлы егет булды гел. Иң мөһиме – сәламәтлек, күңел тынычлыгы! Мин бүген яңа программа белән филармониядә. Хәер- фатихада бул!!!»

***
Бергә төшкән фотоларны аерым бер җылылык белән карыйм. Хәниякәемнең үзенә дә бик ошаган иде. Буага концерт белән килгән чакларында истәлеккә калган иң матур вакытлар! Берсе турында язып та үтәсем дә килә.
«Ике көн тагын, Дустым! Ике! Никтер дулкынланам, бу миңа охшамаган, башка Хәния».
Шундый смс-хәбәр килгәннән соң, озак та узмады, кесәмдәге телефоным зеңләде. Хәния икән!

– Сөйләшә аласыңмы? Дәрестәме?

– Хәниякәем, синме? Юк, дәфтәрләр тикшереп утырам, «окно» минем!
– Вәт бәхетле син, көн дә күпме балага җылы өләшәсең! Мин дә гастрольләрдән гел оныкларымны сагынып кайтам. Аз эләгә сабыйларыма минем җылы, бик аз…
Телефон берара тынып кала. Кәрәзле телефонның теге ягында авыр көрсенү генә ишетелә.

– Хәниякәем, әллә җылыйсың инде?

– Әй, күзгә нидер керде, ахры…

Шаярта… Әмма беләм, сизәм бит инде, телефонының учында күз яшьләренең тозыннан кызып чыгуын! Сәхнәдә һәрчак балкып, меңнәрчә тамашачыны кояшлы елмаюына күмүче Хәниянең дә бәгыре өзгәләнгән минутлар була. Була…
– Иртәгә киләбез Апаска! «Хакым бармы?»ны шунда җырлыйбыз. Син бит Апас кызы! Якташларың ничек кабул итәр икән җырны?

– Бер дә борчылма, Хәниякәем! Синең җырлар бар да матур! Яхшы булыр, Алла боерса! Тик исән генә йөрегез! Апаста минем Луиза исемле дустым бар, мин аны Лулу дип йөртәм. Сафина… Ул да бик ярата синең җырларны. Менә ул әйтер әле миңа җыр турында.

– Амин, амин, Гөлнур! Азат Касымовичка күп сәламнәр әйт! Буада булганда гел ачык каршылый ул. Күп җитәкчеләрне күргән бар минем, ниндиләре генә юк.. Киләсездер бит?

– Әлбәттә, Хәниякәем! Парлап киләчәкбез! Касымич бик ярата бит иҗатыңны! Киләбез! Киләбез! Хәерле юллар, бәгырь! Уңышлы чыгышлар сезгә! – дип Хәния белән саубуллашам. Хәния Буага алып киләчәк яңа җырның сүзләрен кабат күз алдымнан уздырам:

«Хакым бармы?»

Нигә сине яратам мин – аңлый алмыймын.

Үз-үземнән кача алмыйм, алдый алмыймын.

Син – башканың сөйгән яры, хакым бармы соң,

Арагызга керә алмыйм, син бит аңлыйсың!

Кушымта:
Хакым бармы газапларга сине күмәргә,

Риза бит мин яратудан хәтта үләргә!

Язмышымдыр – соңлап таптым, соңладым, җаным,

Беләм мәхәббәткә түләү газабы барын!

Сине күрми торсам, көям, көлләргә калам,

Көнне-төнгә бәйли-бәйли сызылам, янам.

Карашларың телеп ала, ала бәгырьне,

Бу дөньяда яшәвең дә миңа кадерле!

Кушымта:
Хакым бармы газапларга сине күмәргә,

Риза бит мин яратудан хәтта үләргә!

Язмышымдыр – соңлап таптым, соңладым, җаным,

Беләм мәхәббәткә түләү газабы барын!

Син дә минем кебек үзең көясең, беләм,

Сөюеңне аңлатасың карашың белән.

Язмышларны язып булмый, булмый кабаттан,

Тормышта соң азмы икән бездәй яраткан?!

Кушымта:
Хакым бармы газапларга сине күмәргә,

Риза бит мин яратудан хәтта үләргә!

Язмышымдыр – соңлап таптым, соңладым, җаным,

Беләм мәхәббәткә түләү газабы барын!

Мәхәббәт турында язылган шигырьләрем күп ич, нәкъ менә бусына нишләп тукталды икән, Хәния?! Бу турыда сорашкач, җавабы кыска булды аның:
«Сер!»
Хәниякәемнең әнә шул ачылмаган сере аның белән бергә бакыйлыкка күчте, тик җыр гына яңгырый да яңгырый…

Җыр – ул өч кешенең күңел хисләре кушылган кодрәтле җимеш!
Мин «Хакым бармы?» дигән шигыремне икенче бер җырчы язмышыннан алып язган идем бит, югыйсә! Ул әнә Хәниякәемне тетрәндерде дә җыр булып китте…
Мин дә шул ике көндә Хәниядән ким дулкынланмыйм. Ашыгам-кабаланам. Хәния салган «Бәйрәм» егетләре язмасын кат-кат тыңлыйм. Дәртле дә, күңелне кузгатырлык та җыр туган! Бу җыр Хәния белән кушылып башкарганда ничегрәк яңгырар икән? Күз алдыма китереп карыйм.
Икенче көнне кич Лулуым миңа Хәния белән бергә төшкән фото юллады:
– Гөлнур апа, Хәния апа сезнең җырны башкарды, бик дулкынланган иде. «Гөлнур ошатырмы икән?» – дип тә борчылды әле. Җыр матур!
Хәния смс язган: «Якташларың җырны бик ошатты, Дустым!»
Мин Хәниянең җыр дигән нәрсәгә дога сыман кадерле бер изге нәрсә итеп каравын шуннан аңладым. Аның өчен җыр бөек, җыр кадерле, җыр илаһи нәрсә булуына ышана бардым. Югыйсә, Хәния репертуарында йөзләгән җырлар, хәтерендә – авторлар, композиторлар…

Икенче көнне контактта бер сүз: «Киләсезме?»
Буа сәхнәсендә концерт башланырга ун минут вакыт бар. Хәния янына кереп кочып чыгасым килсә дә, тукталып калдым. Тамаша беткәч, рәхмәт сүзләремне иркенләп әйтермен, дип залга кереп утырдым. «Бергә киләбез», – дип әйтүен әйтсәм дә, иремнең кичектергесез эшләре килеп чыккан – соңара. Хәния моны ничек дип уйлар инде?

Зал шыгрым тулы. Кайбер җырчылар көчләп, югарыдагылар исеме белән куркытып, билет саттырып, оешмаларга йөреп, ялынып зал тутырганда, Хәнияне халык үзе сагынып, яратып килә.

Хәния моңнары Буа мәдәният йортының тәрәзәләрен зеңләтә, ачык ишекләрдән шәһәр урамнарына ыргыла. Һәр җыр көчле алкышларга күмелә. Хәниякәемнең кояшлы елмаюы йөзләрчә тамашачының күңелен иркәли, җыр сүзләре бик күпләрнең йөрәгенә языла.

– Хөрмәтле тамашачым! Сезгә яңа җыр премьерасы тәкъдим итәсем килә. Хәзер шундый заман бит, бик күпләр интернетта утыра. Мин дә эч пошкан чакларда кергәлим анда. Шундый чакларда мин бер ханым белән таныштым. Без аның белән сердәшләр булып киттек. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аралаша торган булып киттек. Мин аның шигырьләренә гашыйк булдым. Ул бүген сезнең арада утырадыр. Гөлнур дустым, сез биредәме?

Мин 9 нчы рәттән Хәниягә кул изим. Шулвакыт залга ирем дә килеп керде. Әйтерсең, шушы мизгелне генә көткән!

– Без бүген Гөлнур Айзат сүзләренә язылган яңа җыр алып килдек. Көйне Илнур Саттаров иҗат итте. Җегетләр белән сезгә яңа җырны тәкъдим итәбез.
«Хакым бармы?» Киттек, җегетләр!

Без таң калып Хәниякәемне тыңлыйбыз. Җыр тетрәндерә, мин әлеге җыр текстындагы җырчының язмышын күз алдымнан кичереп, хисләнеп тыңлыйм. Бер-бер артлы картиналар уза сыман… Зал Хәнияне алкышларга күмә. Аллага мең шөкер, җырны буалылар кабул итте!

Концерт ахырында чәчкә бәйләме белән китапларымны күтәреп сәхнәгә менәм. Хәниякәемне кочып, теләкләремне әйтәм:

Хәния Фәрхигә

Дөньядагы гүзәл әни дә син,

Назлы, матур хатын иренә.

Синең җырың шатлык булып керә,

Сине тыңлап җаннар сөенә.

Тормыш күпме камчыласа сине,

Көчле булып тагын калыктың,

Бугазында сагыш төене дә,

Мәхәббәте булып халыкның.

Җырларыңда безне юатасың,

Җырларыңда безне мактыйсың.

Замананың затлы җырчысы син

Халкым белән бергә атлыйсың.

Тиңе булмас былбылына тиңләп

Халкым сиңа бирде мәртәбә.

Озак еллар безне сөендереп

Балкып яшә, Хәния, сәхнәдә!

Хәния елмая:

– Ничек җыр?

– Хәниячә! – дим аңа чәчкә бәйләме сузып. Аннары Хәниягә атап шигыремне укыйм, «Бәйрәм» егетләренә рәхмәтләремне әйтәм.

Төнге 11дә Хәниядән смс килә:

«Без юлда, Дустым! Күңелгә рәхәт, җырны җиңеп чыктым. Сезгә килгәндә тавыш утырган иде, борчылдым. Сәхнәгә чыкканда, кинәт үзеннән-үзе ачылып китте тавыш, синең теләкләр булышты ахры?! Шигыреңә рәхмәт тагын бер кат»
***

Хәниянең олы кызы Алия өчен йөрәге әрнегән көннәре иде.
«Их, Гөлнур, белсәң иде… Алиям өчен үзәгем өзелә. Савыга гына күрсен инде, сабыем! Ул бит бик сабый чактан бар авырлыкны күреп үсте. Сәхнә артында яшәгән көннәре әле дә куркыныч төш сыман. Күргәнең булдымы икән, бервакыт аңа кушылып бөтен зал елады. Гел аны әтиле итәсем килде, бик килде! Габделхәй белән юллар кисешкәч тә, Алиям турында уйладым. Үземә наз алудан бигрәк, балага әти кочагы булыр дип уйладым. Көләрсең инде мин тиледән…»
Юк, көлмәдем мин бу хатны алгач та. Баласы хакына үзен корбан иткән хатыннар азмы әллә?! «Син беренчесе һәм соңгысы тугел, җаным!» – дип җавап яздым. Хәниянең нечкә күңел кылларына кагылудан гел куркып кына яздым.
Берничә көн узгач, сөенечле хәбәр язды: «Алиям, Аллага шөкер, Дустым!»
Мин Хәния өчен шатланып, шул көнне ике баласын ташлап, матур тормышка кызыгып, читкә киткән бер ханым турында «Күке» дигән хикәя язып, фикерен беләсем килеп, Хәниягә дә салдым. Дустым буларак бик тә аның да фикерен беләсем килде.

Хәния күп смс-хатларны ни өчендер төнлә яза иде. Аның ни өчен төнлә йокламавын күп тапкырлар сорап караганым булды.

«Беләм, ярамый, рәтләп йокламасам, күз аслары тиз сиздерә. Безнең –артистларның тормышы шундый бит инде! Концерт беткәч, төн юлда уза. Кайтып җиткәч тә, шул концертның ничек узуын күздән уздырам. Артист тормышы тәти күлмәк, премиядән генә тормый шул, Дустым!»
Хәния вакытының ничек булуына карап та хәбәр салгалый иде.
«Гөлнур, юлда әле без. Укып барам яңа әсәреңне. Боларны каян алдың тагын? Минем танышларга охшаган».

«Мин Башкортстанда! Концерт бара. Күлмәк алыштырырга кердем. Чәчне дә катырып алырга кирәк. Ишелә әле бүген прическа, сыната туган якта.Теләп тор, Дустым!»
«Гөлнур, кул астыңда карта бармы? Без Чиләбе, Курган, Магнитогорскта булдык. Бүген Белорецкига күчтек. Карап ал, кайларда йөри Хәниякәең?!»
Бер көнне Хәния турында яман гайбәтләр таратучыларны өзгәләп атарга җитеп, пыр туздырдым. Ник туганнарына үкенерлек иткәнмендер, күрәсең, берничәсе гафу үтенде хәтта. Бу хакта Хәниянең үзенә дә яздым.
«Кызык язгансың, минем өчен теләсә кемне өзгәләп атарга ризамыни син?! Усал син алай булгач! Шундый бул, тормыш та кырыс бит, усалланмасаң булмый, исемеңне дә сорап тормый башыңа менеп утыралар да таптыйлар…»
«Икәү төшкән фотоны карап утырам, ничава гына икән үзебез!»
«И көлмә әле, Хәниякәем, синең матурлык нурлары сибелгәндер безгә», – дип яздым ул чакта. Хәния рәхәтләнеп көлгән смайликлар юллады. Мин дә.

***
Стенасындагы фотолар, җырларга куелган гап-гади йөрәкләргә дә сөенә иде ул:
«Кызык инде: кайчак шул йөрәккә дә сабыйларча сөенеп куясың. Син дә шулаймы, карап утырам да, күңел була, шәп бит», – дип язды бервакыт.
«Җыр – гомерлек юлдашым» дигән китап язарга уйлыйм әле, Гөлнур.
Бизәргә шигырьләр кирәк булса, әйтермен сиңа. Син кайчак мин әйтәсен әллә каян тотып аласың, фирештәләр эшкәртәме шунда…»
Хәзер уйлап торам, Хәниякәем, синең хыялларны чынга ашырырдай ике алтын бөртегең – Алия белән Алсу бар! Синең җырларың белән яшәүче күпме тамашачың бар! Габделхәй дә олы иҗатың турында фикерләрен әйтми калмас!
Мин каты авырып яткан чакны сизеп, позитив дип миңа матур фотолар сала идең. Сүзләрең әле дә колак төбемдә:

«Күңелеңә тынычлык телим, җаным! Күңел тынычлыгы кирәк хәзер безгә! Серовны тыңла әле, мин шуннан тынычлык алам.
Ты меня любишь!»ын тыңлаганың бармы? Тыңла. Шәп җыр!»
Бу сәер: икебез дә рус эстрадасында бер үк артист иҗатын яратабыз икән!
Йөрәгем авыртып, хастаханәгә яткач, төн уртасында мине уйлап, смс юллаган идең:
«Иң мөһиме – онытылырга тырыш син! Йөрәк бит корычтан түгел, түзми ул!»
Их, Хәниякәем, үзең миңа шулай дип язгансың, ә үзеңне шул йөрәк арабыздан мәңгелек сәфәргә алды да китте…

Александр Серовны бүген синсез генә тыңлыйм… Син яраткан, җаныңны кузгаткан җырда синең саубуллашу тавышыңны ишетәм кебек:
Ты меня любишь…

***
Бервакыт иртән торган җиремә Хәниядән бик матур, бик хисле хат килгән иде. Минем иртән, эшкә киткәнче Вконтактега кереп чыгасын белә, йокламаган, күрәсең, таң алдыннан язган:

«Сөенеп йөр әле бүген! Синең җырларны тыңладым. Җылы сүз әйтәсем килә. Күз тиюдән саклан. Үземә дә бик еш күз тиючән. Син дә гел кеше күз алдында, Дустым. Мин үзем шуңа гел чәчәкле киемнәр кияргә тырышам Тамашачым арасында да әллә кемнәр бар. Кайчак сәхнәдә үк баш әйләнә башлый. Иҗат кичәңне карадым. Сөйләргә дисәң, телең телгә йокмый, җырласаң, үзәкне өзәсең. Елмайсаң, болытлы көннәрне җылытырлык кояш булып балкыйсың! Синең киң күңелле булуыңны күпләр белә, бәяли, ә күрмәүчеләр – алар безнең өчен кем дә түгел, буш урын. Аңлаганың өчен рәхмәт».
Хәниянең яратып сала торган смайликлары бу юлы парлап куелган иде, әйтерсең, ул бер-беребезне ихлас якын итүнең билгесе!
Хәния язганча, көне буе очып йөрдем. Нинди тәмле телле син, җаным, чын актриса гына шулай башкалар күңелен күрердәй канатлы сүзләр табадыр.
Хәниякәемнең күп хатларында үзе исән чакта игътибарга алынмаган бер сыйфатын таптым. Ни өчендер, җөмләнең төрле урыннарында дустым сүзен гел баш хәрефтән язган. Бер көн узгач туган көнем белән котлап шалтыратты ул:
«Гөлнур, иң мөһиме мәхәббәттә бәхетле бул! Саулыгың кайгырт!» – дип ашыгыч кына сөйләште. Мин аңа туган көнемә бик матур бүләк салучы уртак дустыбыз –Хәниянең курсташы, талантлы композитор Илдар Мәгъданов турында сөйләп алдым. «Кичкә, кичкә тыңлармын, җаным», – дип телефонын куйды.
Мин кар көрәп йорт эчендә йөри идем. Кесәмдә телефоным дыр-дыр килә.
Юк, җаны түзмәгән, Хәниякәемнең: «Ай-яй язган Илдар! Гөлнур, бик матур җыр! Бик килешле! Илдарның күп җырларын яратып тыңлыйм. Моңлы, моңлы, алай гына дисәм аз. Бик моңлы. Күздән яшьләр китерә. Котлыйм, дустым!»

Хәниянең җылы сүзләре тагын да канатлар куйдымы – кул астыма 5 көрәк алып, әле берсе, әле икенчесе белән карны көрәп тә аттым.
Хәниянең шундый кеше күңеле күтәрердәй олы җанлы булуын әле дә кайта-кайта уйлыйм.

Соңрак бу җырыбызны Чаллы җырчысы Илсөяр Зарипова башкаруында тыңлагач, Хәния аеруча җылы язмалар салды: «Гаҗәп икән бу Илсөярнең тавышы! Салават күпере сыман. Әллә нинди төсмерләрдә яңгырый! Бу җырыгызны әле аңа биргәнсез, башкалар өчен түгел бу җыр. Зарипова өчен язган моны Илдар. Тембры үзенчәлекле Илсөярнең, халыкчан тавыш. Мине дә халыкчан, һәвәскәр тавышлы дип мыскыллаган адәмнәр булды. Булсын! Халыкчан булганга халык ярата безне!!!»

Бу җырыбыз белән бергә «Соңгы хат» дигән проза әсәре язган идем. Хәниягә бу турыда сөйләгәч:

– Кызык инде син! Чыннан да, Хәтирә шулай көттеме мәхәббәтен? Вәт бу мәхәббәт ичмсам! Бер вакыт тапсам, укырмын әле. Бәлки мин дә шулай ярата алырмын, мин дә гармунда уйныйм ич! – дип көлгән дә иде.
Кайсы гына җырыма, әсәремә күз салсам да, Хәниякәем бәяләре, сүзләре колак төбемдә яңгырап китә:

«Соңгы шәм»еңне укыдым, ахырын ничек бетерәсең?»
«Илсөяр тавышы колак төбендә тора, миннән дә моңлырак бу җаным!»
Бүген «Соңгы хат»ны кат-кат тыңладым. Хәния кадәр Хәния сокланырлык булгач, нидер бардыр бу җырда?! Дусты, курсташы Илдар Мәгъданов язган өчен дә горурланып тыңлагандыр ул аны!

Рухың канатлы кош булып көн дә без – дусларың янынан әйләнәдер, бәгырькәем! Синең хакта аз булса да ихлас истәлекләрем белән бергә яратып тыңлаган җырыңны да тагын яңгыратыйк әле:

«Соңгы хат» (Илдар Мәгъданов көе, Гөлнур Айзат сүзләре)

Ничәнче кат язам сиңа

Соңгы хат дип, соңгы хат дип.

Башка инде исемә дә

Төшермәм дип, соңгы кат дип.

Кушымта:
Соңгы хатым, соңгы хатым

Илтсен соңгы сәламемне.

Белерсең син, аңларсың син

Синсез чакта хәлләремне.

Ничәнче кат язам сиңа

Соңгы хат дип, соңгы хат дип.

Сине сагынып яшәүләрем

Соңгы кат дип, соңгы кат дип.

Кушымта:
Соңгы хатым, соңгы хатым

Илтсен соңгы сәламемне.

Синсез яшәү яшәүмени

Аңла, зинһар, хәлләремне!

Ничәнче кат язам сиңа

Соңгы хат дип, соңгы хат дип.

Мәхәббәтем кулын изи

Соңгы кат дип, соңгы кат дип.

Кушымта:
Соңгы хатым, соңгы хатым

Илтсен соңгы сәламемне.

Хатым җитсә, аңларсың син

Аңларсың син хәлләремне.

***
Хәниякәем туган якларын шагыйрәнә бер ярату белән сөя иде дисәм, һич ялгыш булмас. Анда кайткан чакларындагы хисләре күп вакыт минем сүзләргә язылган җырларга бәяләр белән үрелеп, миңа килеп җитә иде.
«Гөлнур! Туган якларымда исем-акылым китеп, хозурланып йөрим. Монда күлләр күп, аккошлар кайтты, тезелеп-тезелеп кыр казлары, үрдәкләр кайта, күлләрдә пар-пар булып йөзәләр. Бигрәк матур бит безнең яклар, Дустым! Умырзаялар озатып кала, ул Урал таулары, таулар буйлап аккан елгалар, матурлыкка түзмичә, туктап рәхәтләнеп елап алам… Авылдан чыгып киткән чакларым гел күз алдымда тора… Кайчак шул пар аккошларга әвереләсе килә…
Концертлар, Аллага шөкер, уңышлы бара. Соңгы шигырендә гел минем хисләр… 30 майда, туган көнемдә, филармониядә концертым, Азат Касыймович белән килсәгез, бик шат булыр идем, чакырып калам. Килсәгез,шалтырат, җегетләргә әйтермен, каршы алырлар…»

Ирем белән Хәния концертына барырга планнар корып йөрсәк тә, аның кичектергесез эшләре, бер көтү кунаклары килеп төште дә, бара алмый калдык. Мин ул көнне җанымны кая куярга белмәдем, Хәниянең бик тә, бик тә безне сәхнәдә күрәсе килгән иде. Нишләп була?! Инде хәзер никадәр генә бу турыда хыяллансам да – бушка, ирем дә башка халәттә, Хәния дә юк.
Гастрольләр барышында берничә җөмлә белән булса да, хатлар салгалый иде ул.
«Без исән-сау, Гөлнур! Сибайда бүген, Дустым. Бик матур итеп театр дусларым каршы алды. Гастрольләр уңышлы бара, Аллага шөкер! Шатлыкларымны синең белән дә бүлешәсе килде».

«Дәү әниләр турында матур гына җыр язгансыз икән бит! Мин дә үземне шәп дәү әнигә саныйм. Бик яратам оныкларны. Тыңлап барам. Яза беләсең инде –«иң моңлы, иң матур дәү әни – син!»дигәнсең… Бик күңелем булды әле сүзләреңә. Чынннан да шулаймы икән?!»

«Тәнәфестә җырыгызны тыңладым. Оныкларымны бик сагынган чакларым, күзләремә яшьләр килде… Сәхнәгә елак Хәния чыгарга тиеш түгел инде, сөрттем макияжны бозып булса да…»

«Алсуым сессиягә кайтты. Дөньям түгәрәк әле. Күңелем тыныч. Туйганчы җырлап яшисе иде…»

Хәнияне гел ерактан булса да саклыйсым килү көчле иде миндә.
Хатларымда шул хакта язып куярга тырыша идем: «Үзеңне, зинһар, сакла. Гел үкчәледән йөрмә болай чакта, безнең яшьтә аяклар бик саклык сорый, тиз арый, авыртучан була ул, Хәниякәем! Синең моңнарың безгә кирәк, бик кирәк әле! Берүк каударланма, ашыкма сәхнәләргә кергәндә, чыкканда. Андый вакытта дулкынландыра ул, ә ашыгулар һаләкәткә илтә. Якын күреп әйтәм, гаепләмә, өйрәтә диеп, бик хөрмәт итәм мин сине, шуңа борчылып кына язуым. Ә синең концертларның әйбәт булырына ышанам мин. Син бит ул!!!»
Бу хатыма Хәния дә кыска гына хат юллады: «Эләктерә беләсең! Барысы да дөрес, Дустым! Аяклар авырта. Кайчак сәхнәгә тешне кысып чыккан вакытлар була. Сер бирәсе килми инде. Рәхмәт якын күреп язуыңа! Истә тотармын».

Хәния дерелдек бик ярата иде. Бервакыт мин 15 тәлинкәгә катарга куйган дерелдекләремнең фотосын аңа да салган идем. Шул чакта аның кызык итеп язган хаты саклана: «Нуу селәгәйләр акты, Гөлнур!)))Алсу белән безнең иң яраткан ризык)))Тәмле булсын! Ашап бетермәсәгез, кунаккка кайтам. Берәр тәлинкәсен калдыр. Яңа җырыгызны тыңладым. Мин әле кафеда чыгыш ясыйм. Юбилейда. Бик матур җыр».

Хәния «Әни чәе» дигән җырыбыз хакында икенче көнне кабат смс салды.
«Исем китә бу Фәрид Фәизовичка! Җитмәгән төше юк, эшләмәгән эше юк! Нинди җыр язган ә! Тавышы да килешеп тора үзенә! Яратырлар бу җырыгызын, Гөлнур Әниләрне кем яратмый да, кем сагынмый?!»
«Чәегез» күңелемне кузгатты. Тагын туган якларга кайтасым килә башлады. Әни чәен эчәргә… Ну Фәизич! Үзебез Казанда булсак та, күңел әллә кайчан әни янында инде, дустым! Иртәгә әни янына, Алла бирса! Газ керсә дә, авыл пичен калдырдык. Әни үзе ипи пешерә иде, хәзер бер ел авыррак, шулай да без кайтуга шәңгә пешереп куя. Гәбделхәй бик ярата пичтә пешкән шәңгәне, кайткач коймак пешерәм, Алла бирса!!!))) «Әни чәе» җырлап. Истә кала. Рәхмәт».
Истәлекләрне бу урында өзеп, ул яраткан «Әни чәе» җырыбызны тыңларга туктыйм. Сез дә тыңлагыз, дуслар.

«Әни чәе»

Мәтрүшкәләр салып чәй ясадың,

Хуш исеннән башлар әйләнә.

Җитми инде, әни, җитми инде

Син пешергән тәмле чәйләргә!

Кушымта:
Әни, чәең бигрәк татлы иде,

Авызларда калды тәмнәре!

Гел сагынып искә төшерәмен

Чәйләр эчкән көннең ямьнәрен.

Чәй янында биргән киңәшләрең

Гел озатты гомер буена.

Җиләк салып, чәйләр пешергәндә,

Син төшәсең, Әни, уема…

Кушымта:
Әни, чәең бигрәк татлы иде,

Авызларда калды тәмнәре!

Гел сагынып искә төшерәмен

Чәйләр эчкән көннең ямьнәрен.

Иртәләрен кайнар чәең белән

Уяттың ич безне яратып.

Син яшәдең, Әни, «балалар» дип,

Һәрчак безнең өчен җан атып.

Кушымта:
Әни, чәең бигрәк татлы иде,

Авызларда калды тәмнәре!

Гел сагынып искә төшерәмен

Чәйләр эчкән көннең ямьнәрен…

***
Бер көнне телефоныма Хәниядән видеоязма килеп төште. Дәрвишләр бистәсендәге концертыннан өзек икән.

«Яле, кара, ташла эшләреңне, күлмәгем матурмы?» – дигән дустым.
Мин видеоны бик игътибар белән карап чыктым да, Хәниягә су буе хат язып салдым.
«Дөресен языйммы, мактау көтәсеңме? Кайсын сайлыйсың – шунысын язам!»
«Дөресен!» – дип җаваплады җырчы.

«Хәния, так болай итәбез, мин һәрчак дөресен генә сөйләргә, язарга күнеккән, фикерләремне язам: Беренчедән, стенаңда җыен мусорны арчырга кирәк. Анда синең затлы җырларың, фотоларың гына булырга тиеш. Гади булам дип, бөтен фотоны тезмә. Бу бер.

Икенчедән, видеоны куюың – шәп, халык синең иҗади накалда булуыңны нәкъ менә хәзер күрергә тиеш, бусы өчен сиңа «5»ле куям!Ике битеңнән дә пәп итәм.

Өченчедән. Сәхнәгә чыккач, күп сөйләргә тырышма, бу картайган, моңарда старческий маразм башланган димәсеннәр, син – җырчы!Син күбрәк җырла! Әгәр инде әйтәсе килгән сүзләрең эчеңне тырный икән, экранга чыгар арткы фонда торсын син җырлаганда.

Дүртенчедән – тавышыңны бераз көйлисе бар. Тамагыңны дәвала, кара, карлыкканрак.
Бишенчедән – авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә – бу теләгем алдагы концертларың өчен, кадерлем!

Сәхнә бизәлешең ошамый, бик серо… Хотя бы ике читкә вазада берничә чәчәк кирәк. Артта да экран бик скромно бит, шуңа күрә буш сәхнә булмасын, җаным!

Күлмәгең ошамады.. Бу затлы Хәниянеке түгел, так себе, авыл үзешчәннәренә биргән искергән күлмәк сыман, синең бик матур киемнәрең бар ич, кичке тамашага бу күлмәгең батмый, бәгырь!

Сәхнәгә матур итеп чыгарга көч тапкансың, молоток, яратам сине, борчылам синең өчен. Уңышлар сиңа. Яратып Гөлнур дустың».

Хәния миңа ни язар икән, критикамны кабул итәрме дип озак баш ватып йөрергә туры килмәде, мин берничә минуттан инетка әйләнеп кергәнче, җавап юллаган иде:

«Дербышка сәхнәсендә чыгыш ясаганың бармы, Гөлнур! Ә чәчәкләр бар анда, бар! Ерактан, арттан төшерелгән видео. Күлмәккә килгәндә, төрле чыгышым төрле стильдә, бусы этно, якыннан ярко, читек бн…))) Рәхмәт тәнкыйтеңә! Шулай да видеодан карап дөрес бәя биреп булмый! Сөйләмгә килгәндә, бу махсус видео өчен сөйләдем, аңлаганнар аңлар. Кайда нәрсә сөйләргә кирәген беләм ич мин. Әле 39 ел гына сәхнәдә мин, Гөлнур)))
Минем затлы съемкаларым күп ич, Гөлнур. Бусы кайберәүләр өчен җавап буларак төшерттердем. Аңларлар. Кемгә аталганын…»

Хәния белән бәхәсләшергә дә кызык, күңелле. Ул сине бервакытта да бүлдерми, ахырына кадәр тыңлый белә, әмма үз фикерен дә бастырып әйтә.
Мин кабат җырчының фикер сөрешен беләсем килеп сүз катам:
«М… Күп сөйләү мәсьәләсендә. Бу видеодан гына туган минем генә фикер түгел. Артыгын сөйләп үз матурлыгыңны җуйма, дәрәҗәңне төшермә, бәгырь!Өстен бул, кадерлем! Давай, шулай батыр бул! Татар моң илендә башка Хәния Фәрхи юк бит, маркаң һәрчак югары булсын!» Хәниянең үзе кебек мин дә йөрәкле смайликлар тезәм.

Хәния дә югалып калмый: «Мин әлегә бәяләү дәрәҗәсен югалтмадым, Гөлнур. Үзеңә дә уңышлар телим», – дип смс юллый.

Бу язышу бәлки шулай гына тәмамланган да булыр иде. Тик башкача булмаса, Хәния Хәния буламыни?! Ярты сәгать тә узмагандыр:

«Күлмәгемне ошатмавыңны уйлап йөрим әле. Ник икән? Кай җире? Миңа гадәттә гел мактау гына әйтәләр, ә син?…»

«Мин бит укытучы кеше, алдашырга ярамый, җаным!» – дип Хәнияне бүлдерәм.
«Шулай да… Төсе ошамадымы. Тегелешеме? Кай җире?» – дип төбенә тоз коя җырчы.
«Миңа әйбер я ошый, я ошамый, бетте китте, Хәния! Бу Хәния күлмәге түгел!Син бит сәхнә тоткан кеше, ә бу мунчалага ярарлык кына, дустым!»
«Шулай да?» – дип бәхәсне дәвам итмәкче була Хәния.
«Бер җире дә ошамады, моны киеп мин сәхнәгә түгел, базарга көнбагыш сатарга да чыкмас идем, җаным».

Телефонның теге ягында Хәниянең көйле тавышы яңгырый:
Әллә ли, әллә ли

Исем китми әллә ни…

Икебез дә көлешәбез, бер-беребезгә исәнлек теләп саубуллашабыз.

Фото: https://vk.com

http://kazanutlary.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X