«Мин сине гомеремдә дә гафу итмәячәкмен! Бер кайчан да бәхет күрмә!» [булган хәл]
Бала чакта шундый бер риваять ишеткәнем бар иде. Имеш, Аллаһы тәгаләнең кешеләргә бик нык ачуы чыккан ди. “ Мине оныттылар, булган тормышларына шөкер итеп яши белми башладылар, хаман мал артыннан куалар. Боларга бер-бер җәза уйлап табарга кирәк” ди икән. Уйлап тапкан да! Ул чагында дөньяда һәр кешенең пары булган. Ә Аллаһы Тәгалә Җир шарын урталай ярган да, кешеләрне буташтырып, төрлесен төрле якка чәчкән ди. Шуннан бирле һәр кеше үзенең парын эзли икән. Кемнәрдер бик тиз эзләп таба, икенчеләре исә гомер буе үз тиңен көтеп тә икенче яртысына тап булмый…