Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Венера Ганиева татар сәхнәсендә нәфис сүз осталары калмады дип саный

Татарстанның халык артисты әйтүенчә, бүген алып баручылар “арзанлы” юмор сөйләүне хуп күрә.

Татар сәхнәсендә нәфис сүз осталары калмады, хәзер алып баручылар “арзанлы” юмор сөйләүне хуп күрә. Әлеге фикерне бүген “Татар-информ”да Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальне оештыруга багышланган матбугат конференциясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, фестивальнең жюри әгъзасы Венера Ганиева әйтте.

“Әлфия Авзалова исемендәге фестивальнең төп кыйммәте бар, анда өч төрле номинациядә көч сынашырга мөмкин. Аеруча “Нәфис сүз” номинациясен аерып әйтергә телим. Хәзерге заманда сәхнәдә сөйләм культурасы аксый, түбән тәгәри. Яхшы нәфис сүз осталары юк. Татар сәхнәсендә нәфис сүз осталары калмады да инде. Заманында зәвыклы һәм талантлы нәфис сүз осталары бар иде, Айрат Арсланов һәм Рәшит Сабировның исеме күпләргә таныш. Бүген алып баручылар “арзанлы” юмор сөйләүне хуп күрә шул”, - диде ул.

Венера Ганиева әйтүенчә, бу фестиваль сәхнә сөйләме өлкәсендә сәләтле яшьләрне ачыкларга һәм аларга милли мәдәниятнең кыйммәтләрен аңлатырга ярдәм итәчәк.

  • Билгеле булганча, 20-22 октябрьдә Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтында Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальнең сайлап алу туры башлана. Анда безнең төбәк һәм илдән генә түгел, чит илләрдән дә иҗатчылар һәм хөкемдарлар катнашачак.

Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев