Каюм Насыйри конкурска дәшә
Олуг мәгърифәтчебез, энциклопедик галимебез, тарихчы, этнограф, тел белгече, әдип хакында һич тә арттырып әйтүебез түгел бу. Инде аның арабыздан киткәненә гасырдан артык вакыт узса да, үлемсез иҗаты, шәхси үрнәге галимнең бүгенге варислары күңелендә яши, аларны яңадан-яңа иҗади эзләнүләргә рухландыра.