Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Уку елының беренче чиреге нәрсәсе белән үзенчәлекле булды?

Уку, белем алу – энә белән кое казу кебек инде ул, дип юкка гына әйтмиләр шул. Кеше үз гомерендә 9 я 11 елдагы 12 айның 9 аен мәктәптә гыйлем туплый. Һәр көнне биш-алты дәрес.

Өстәмә дәресләр, консультацияләр, фән олимпиадаларына әзерләнүләр… Боларга өстәп, күпме дәрестән тыш чаралар әле! Әлбәттә, болар һәркемне талчыктыра, бигрәк тә яшь организмны. Юкка гына күренекле драматургыбыз Туфан Миңнуллин үзенең бер әсәренә «Адәм баласына ял кирәк» дигән исем бирмәгән икән шул. Быелгы уку елының беренче чиреге төгәлләнде. Укучылар кичәге көннән көзге каникулда. Ул 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк әле. Ике айга сузылган беренче чирек укучылар, аларга гыйлем биргән укытучы абый-апалары күңелендә нәрсәсе белән истә калды? Әлеге сорау белән без республикабызның берничә мөгаллименә мөрәҗәгать иттек.

Дамир НӘБИУЛЛИН, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры, педагогика фәннәре кандидаты:

– Шунысы сөенечле: беренче чирекне мәктәбебез 100 процент өлгереш белән төгәлләде. Уку сыйфаты – 52 процент.Көзге каникулны бик тә көтеп алдык. Каникул көннәрендә мәктәбебездә ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләячәк. Анда 30 бала ял итә. IX һәм XI сыйныф укучылары исә каникул көннәрен ТЙАга я БДИга әзерлек консультацияләренә багышлаячак.

Беренче чиректә мәктәп күләмендә шактый гына кызыклы чаралар да үткәрергә өлгердек. Бигрәк тә комсомолның 100 еллыгына багышланган кичәне, Уңыш бәйрәме һәм Сөмбелә бәйрәмен аерып әйтер идем. Соңгыларында укучыларыбыз көзге байлыктан кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырдылар, җәйге чорда кыр эшләрендә, мәктәп яны бакчачында тырышып эшләгән укучыларыбызны бүләкләдек.

Укытучыларыбыз өчен дә беренче чирек уңышлы булды. Фән олимпиадаларының мәктәп этабын үткәрдек. Аларда җиңгән укучыларыбыз II чирек барышында район турында мәктәбебез данын яклаячаклар. Узган ел

21 укучыбыз фән олимпиадаларының район турында җиңүче һәм призерлар булган иде. Быел да сынатмаска исәбебез.

Әлфия ҖИҺАНГӘРӘЕВА, Менделеевск районы Песәй урта мәктәбе укытучысы:

– Безнең мәктәп коллективы да 2018/2019 уку елының беренче чиреген уңышлы гына төгәлләде. Мәктәбебездә барлыгы 42 укучы. Аларга 18 укытучы белем бирә. Шунысы куанычлы: районыбыз җитәкчелегенең исәбе – кайбер төбәкләрдәге кебек оптимальләштерү шаукымына бирелеп, авыл җирлегендәге милли урта мәктәпләрне бетерү түгел, алар, киресенчә, һәрдаим мәктәбебезгә ярдәм итеп яши.

Беренче чирек – болай да кыска чирекләрнең берсе, төрле кызыклы, мавыктыргыч чаралар белән сизелмичә үтте дә китте. Укучыларыбызга, төпле белем бирү белән беррәттән, хезмәт тәрбиясе, һөнәри юнәлеш тә бирергә тырышабыз. Мәктәп яны тәҗрибә бакчасында мул уңыш җыйнап алдык, мәктәп тирәсен чистарту буенча көзге өмә оештырдык.

Сыйныф җитәкчеләре үз классларында «Дәүләт эшләре буенча» дигән сыйныф сәгате, «Парламент дәресе» уздырдылар. Мәктәбебездә «Яшь армияче», Профилактика отряды» дигән балалар оешмалары үз эшләрен башлап җибәрде. Аларның нәтиҗәле эшчәнлеге аркасындадыр инде, мәктәбебездә соңгы елларда тәртип бозучы, начар гамәлләр кылып учетта торучы балалар бөтенләй юк.

2018 ел – Татарстанда Л.Н.Толстой елы буларак VII – XI сыйныф укучылары катнашында Толстой иҗатына багышлап кичә уздырдык. Авыл китапханәсе мөдире Розалия Яраханова белән берлектә V – XI сыйныфларда М.Ю.Лермонтовнын тууына 204 ел тулу уңаеннан «Лермонтов укулары» булып узды.

Беренче чирек ахырында мәктәптә комсомолның бер гасырлык юбилеен билгеләп уздык. Комсомолда тәрбияләнгән укытучыларыбыз белән балалар арасында чын-чынлап эчтәлекле сөйләшү оештырылды.

Мәктәптә, ТЙАга һәм БДИга әзерлек йөзеннән, рус теленнән, җәмгыть белеме, география, информатика, математика һәм физикадан түгәрәкләр һәм консультацияләр эшли. Хәзер укучылаларыбызның белемнәрен ачыклау максатыннан сынап карау имтиханнары башланды. Район хакимияте башлыгы В.С.Чершинцев җитәкчелегендә район администрациясенең матди ярдәме белән районыбызда һәр чирек саен имтихан бирәсе фәннәрдән ТЙА һәм БДИлар уздырылачак. Моны мин ФДББС шартларында укуда сыйфатны һәм өлгерешне тәэмин итүдә бик отышлы алым, дип саныйм.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы:

– Чыннан да, көзге каникул – укучыларыбызның көтеп алган вакыты. Ни әйтсәң дә, каникулда дәрес хәзерлисе юк, буш вакытың күбрәк, үзең теләгән эшләр белән шөгыльләнергә дә вакыт табыла. Бу – укучыларга гына түгел, укытучыларга да шулай.

Мәктәбебездә беренче чиректә укучылар күңелендә тирән эз калдырган мизгелләр аз булмады. Октябрь ае дәвамында укучыларыбыз Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп турында үз белемнәрен сынады. Хәзер инде көчле дип табылганнары район турына әзерләнә. Мәктәбебезнең XI сыйныф укучыларында исә беренче чирек Алабуга шәһәренә оештырылган экскурсия белән истә калгандыр. КФУның Алабуга институтында үткәрелгән очрашу мизгелләре аларга киләчәктә уку йорты сайлауда зур ярдәм булгандыр, дип уйлыйм. Ә бу сыйныфтан Тансылу Мөхлисованың Татарстаннан җыелган балалар составында «Алтын боҗра» буенча сәяхәттә булуы ямь өстенә ямь булды. ТНВ телеканалының «Әдәби хәзинә» тапшыруы иҗат төркеменең мәктәбебездә булып китүе, эзтабар-язучы Шаһинур ага Мостафинның укучыларыбыз белән очрашуга килүе дә шушы кыска гына уку чирегендә булды.

IMG_7702 Уку елының беренче чиреге шулай тулы канлы булгач, аның каникулы тагын да кызыклырак, файдалырак итеп оештырылыр төсле. Каникулның һәр көнен исәпкә алып, эш планы төзедек. IX, XI сыйныф укучыларына булачакимтиханнарына әзерләнү мөмкинлеге дә тудырылды, түгәрәкләр эшләп тора. Табигатькә бер көнлек көзге походлар оештыру да каралган. Көзге каникул чорына ике зур илкүләм бәйрәм – 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне туры килә. Бу уңайдан укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә бәйрәм чараларына да әзерләнә.

Фото: http://magarif-uku.ru

http://magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев