Fanil Mаuletov автор яңалыклары
-
“Кышкы каникуллар” чарасы башланды
Саба районы территориясендә агымдагы елның 21 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр балаларның юл-транспортта имгәнүен профилактикалауга юнәлтелгән “Кышкы каникуллар” чарасы үтә.
-
Районыбыз мәктәпләрендә көзге каникуллар башланды
Мәктәпләрдә көзге каникуллар 29 октябрь-7 ноябрь көннәрендә узачак.
-
“Сабагаз” идарәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов исеменнән район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов котлады.
-
Саба аграр көллиятендә IT белгечләр әзерлиләр
Көллият студентларын, аларның әти-әниләрен,укытучыларны Белем бәйрәме белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов тәбрикләде.
-
Чистартып, чүплек ясамыйк!
"Экология" милли проекты
-
Бөек Җиңү көне белән!
Хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары! Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Муллагаян Мулләхмәтов: «Онытмаганнарына рәхмәтлемен»
1926 елның 30 маенда Сабабаш авылында туган Муллагаян Мулләхмәт улы Мулләхмәтовны Җиңү көне белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев котлады.
-
Ржев тәмугын кичкән Нурислам Фәрхуллинны Җиңү бәйрәме белән котладылар
Җиңү көне алдыннан 1925 елның 27 апрелендә Казанчы Бигәнәй авылында туган Бөек Ватан сугышы ветераны Нурислам Фәрхулла улы Фәрхуллинны 97 яше белән социаль яклау бүлеге, районара хәрби комиссариаты, хуҗалык, җирле үзидарә җитәкчеләре котлады.
-
Евроконтейнерларга күчәбез
Милли проектлар – гамәлдә
-
Кулланучылар хокукын суд яклый
Товар муллыгы кулланучыларга аларны сайлап алу мөмкинлеге бирә.
-
Туган якларында калучылар һәм кайтучылар булганда гына, авыллар гөрләп яшәячәк.
Бүгенге сәхифәбез Түбән Шытсу авыл җирлегенә багышлана
-
"Яңгыр иртәрәк яуса, солы тагын да уңасы иде"
Беренчелек - Айдар Шакировта. Ул 5578 центнер ашлык суктырып, “Шытсу”да комбайнчылар ярышын әйди
-
Радиожурналистлар кубогы Биектауга китте
Кичә, 12 август көнне, Сабаның “Олимп” стадионында татар телендә сөйләүче радиостанцияләр арасында пляж волейболы турниры булып узды. Болгар» радиосының җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов нигез салган проект 6нчы тапкыр 2019 елда Казанда үткәрелеп, бәйгедә “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе җиңү яулаган иде. Шуңа да турнирның алдагысын оештыручы итеп “Дулкын” радиостанциясе билгеләнде. Ярышка килүчеләр Сабада кунакларны каршы алуның югары дәрәҗәдә икәнлеген билгеләделәр.
-
Спортсыз бер көн дә юк
Совет чорыннан мирас булып калган, 1936 елдан башлап августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелгән Физкультурачылар көнен спортчылар, тренерлар, физкультура укытучылары, сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның һәркайсы үз бәйрәмнәре итеп саный. Санга әйләндерсәк, бу районда яшәүчеләрнең өчтән бере дигән сүз. Башка бәйрәмнәр дә төрле ярышлар оештыручы судьялардан башка узмый. Физкультурачылар көне уңаеннан тулырак мәгълүмат алу өчен район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов белән сөйләштек.
-
Йөрәге кушканча яшәде, халык белән бергә булды, Сабаны яратты...
Узган ел ахырында районыбыз төбәк тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән фидакарь затны югалтты. Яңа ел алды ыгы-зыгысында (30 декабрь) Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиеваның арабыздан киткәнен күпләр белми дә калды.