Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чистартып, чүплек ясамыйк!

"Экология" милли проекты

 

    Районда  башкарма  комитет җитәкчесе боерыгы белән торак пунктларны  санитар  чистарту, халыкның санитария-эпидемиология һәм экологик  иминлегенә җавап  бирерлек  шартларга китерү максатында игълан ителгән икеайлык бара. Чара 1 апрельдән башланды һәм шуннан соң узган чорда территорияләрне төзекләндерү буенча шактый  эш башкарылды. Кызганычка каршы, бер җирдә себергәннән, кискәннән  соң икенче урында чүп урыны барлыкка килә торган күңелсез күренеш һаман яшәп  килә. Экология  культурасы бездә олысына да, кечесенә дә, гражданнарга да, вазифаи затларга да җитеп бетми. Моны республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе белгече Ришат Билалов белән берлектә үткәрелгән рейд та  ачык  күрсәтте. Районда махсус полигоннар өч  кенә  урында булуга  карамастан, кайбер авыл  җирлекләрендә санкцияләнмәгән    чүп  түгү  урыннары һаман бетеп  җитми әле. Әйтик, Иске Икшермә  авыл  җирлеге биләмәсендә бер  коры  елга башын зират чистартканнан  соң чыккан агач ботакларын  түгү  өчен файдаланганнар. Алай гына булса, бер хәл иде әле. Бирегә әллә  каян “мин монда!” дип күренеп торган көнкүреш калдыкларына кадәр чыгарганнар, Иске телевизор,  полиэтилен  капчыклар, пластик шешәләр, ДВП ишекләр дисеңме– барысы да бар. Ботакларга ут төртсәләр дә,  ул  ансат  кына янарга теләми шул. Чүплек  янына килеп җиткән җирлек башлыгы Алмаз Биккинин әйтүенчә, агачларны ерганакка эттереп  күмдерү өчен бульдозер да чакырганнар. Шулай да көнкүреш  калдыклары  махсус полигоннарга барып җитсә, табигатькә  азрак зыян салыныр  иде. Транспортка  төялгән бит инде. Полигонга  кергән  өчен  акча  сораган  кеше  юк. Җирлектә чисталык буенча  аңлату  эшләре  авылның  ватцаптагы төркемендә  алып барыла. Шулай да бу мәсьәләдә күзгә-күз сөйләшсәң, үтемлерәк булачак. Эколог җирлек башлыгына ватцап белән генә чикләнмәскә, йорттан-йортка йөреп чыгарга,  төзеклекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән очракта күреләчәк чараларны халыкның исенә төшерергә  тәкъдим итте.  Мисал да китерде. Бакча башындагы  елгага   чүп түккән өчен  җаваплылыкка тартылган абзый  кеше  янына  кабат барып  чыга ул. Ягъни кабат элекке гадәтен  кумыймы? “Ике  мең  сум штраф түләгәнннән соң, чүплисе  килми икән”,– дигән абзый.

   Гомумән, җирле үзидарә җитәкчеләре төзекләндерү  кагыйдәләре белән исәпләшмәүчеләрне утлы табага бастырырлык  оештыру  чаралары   күргәндә, тәртип булачак. Моның мисалы булып күрше Олы  Кибәче  җирлегендә чүп ташлау  урыны хәзер әкренләп табигый  хәленә кайтып  бара.

 Монысы әле баласы дигәндәй, быел табигатьне пычратуда Сатыш  авыл  җирлегендә  яшәүчеләр барысын  да  уздырган (фотога карагыз). Сатыш белән Казанчы Бигәнәй  арасындагы каен полосасы янында барлыкка   килгән  чүплекне  тасвирларлык сүзләр табуы  да кыен хәтта. “Хөрмәтле Сатыш авыл җирлеге халкы!  Аңлар идем, агач чүпләреге генә булса! Хәтта телевизорга кадәр чыгарып атканыгыз!  Эколог һәм административ комиссия белән тикшереп чыгылды, хуҗалары табылачак! Экология Министрлыгы тарафыннан 300 меңгә кадәр штраф салыначак! Җирлек халкына, төзелеш  калдыкларын  Саба полигонына алып менәсе дип аңлатылды!  Экологлар белэн сөйләшкәннән соң, бу чүплеккә видео камера куелачак, җирлек буенча облетлар булачак! Җирлекнең чисталыгы үзебез өчен! Аңлавыгыз өчен рәхмәт!”,– дип  язган җирлек башлыгы Фаил Шәфигуллин авылдашлар төркеменә. Ничек  кенә  булмасын, безгә табигатьне    чүплеккә әйләндерү гадәтеннән  арынырга  туры  киләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев