25 май 2022 яңалыклары
-
Алан-Елгада гомер кичерүче Наилә Нурислам кызы Мирасова өчен 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды
Наилә Мирасова Олыяз авылында туган. Кечкенәдән ачлык-ялангачлыкны күп күрә. Әтисе сугышка алына, әнисе ике килограмм ашлык урлауда гаепләнеп, төрмәгә озатыла. Ятим калган балаларны туганнары бер-берсенә йөртеп үстерәләр. Наилә апа кечкенәдән кул арасына кереп, колхозда сукачы булып эшли, үсә төшкәч, Пүкәлдәге тегү цехына эшкә керә. 1957 елда Алан-Елга авылы егете Мансур Мирасов белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Наилә апа гомер буе колхозда хезмәт куя. 1987 елда дуңгызчылыкта эшләп лаеклы ялга китә. Сигез оныгы, унбер оныкчыгы бар. Хәзерге көндә улы Рафис гаиләсе тәрбиясендә бәхетле тормышта яши.
-
«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә
Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.
-
Бүген Сабада районкүләм балалар техник иҗаты фестивале булды
“ТалантФЕСТ” балалар сәнгатенең район фестиваль-бәйгесендә җиңүчеләрне район башлыгы Рәис Миннеханов бүләкләде.
-
Сабабаш авылында яшәүче Ризәлә Галләм кызы Шаманова олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды
Ризәлә Шаманова Сабабаш авылында туган. IV сыйныф белем ала. Сугыш елларын искә алганда Ризәлә апаның күзләре яшьләнә. Ачлык, хәерчелек үзәккә үтә, басуда черек бәрәңге тапкач ничек шатлануларын бүген дә оныта алмый. Сугыш чорында колхозда нинди авыр эш бар, барысын да үз җилкәсендә татый. Сугыштан соң да илне күтәрү өчен бөтен көчләрен биреп хезмәт куялар. 1954 елда авылдашы Кәшип Шаманов белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ризәлә ханым гомер буе җыештыручы булып эшли, Саба ОРСында эшләп лаеклы ялга китә. Тугыз онык, бер оныкчыкка да кадерле әби ул. Төпчек улы Нәкыйп гаиләсе тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.
-
Чисталык ике айлыгы: рейд нәтижәләре ни сөйли?
Районда башкарма комитет җитәкчесе боерыгы белән торак пунктларны санитар чистарту, халыкның санитария-эпидемиология һәм экологик иминлегенә җавап бирерлек шартларга китерү максатында игълан ителгән икеайлык бара. Чара 1 апрельдән башланды һәм шуннан соң узган чорда территорияләрне төзекләндерү буенча шактый эш башкарылды.
-
Чистартып, чүплек ясамыйк!
"Экология" милли проекты
-
Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Тарихта без эзлебез” республикакүләм шәҗәрә фестивале үтте
Дүрт ел дәвамында узган шәҗәрә конкурсында респуб¬ликаның 43 районыннан 162 гаилә катнашкан. 16 майда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Тарихта без эзлебез” республикакүләм шәҗәрә фестивале үтте. Гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, нәсел тамырларына һәм туган як тарихына кызыксыну уятуга юнәлтелгән бу киң колачлы бәйгедә районыбызның Олы Шыңар авылыннан Ахунҗановлар нәселе катнашты.
-
Эзмә мәдәният йортында " Соңгы кыңгырау " бәйрәме
24 май көнне Эзмә мәдәният йортында "Сау бул мәктәп!"дип исемләнгән Эзмә урта мәктәбе укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме узды.
-
Сабада Городки спорт төре буенча идел буе федераль округы чемпионатының ябылу тантанасы узды
2022 елның 22 маенда Байлар Сабасында урнашкан олимп стадионында городки спорты буенча Идел буе федераль округы чемпионатының ябылу тантанасы узды.
-
Явлаштау урта мәктәбендә " Соңгы кыңгырау" бәйрәме
24 май көнне Явлаштау урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" чыңлады.