Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Якташлар

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Тарихта без эзлебез” республикакүләм шәҗәрә фестивале үтте

Дүрт ел дәвамында узган шәҗәрә конкурсында респуб¬ликаның 43 районыннан 162 гаилә катнашкан. 16 майда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Тарихта без эзлебез” республикакүләм шәҗәрә фестивале үтте. Гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, нәсел тамырларына һәм туган як тарихына кызыксыну уятуга юнәлтелгән бу киң колачлы бәйгедә районыбызның Олы Шыңар авылыннан Ахунҗановлар нәселе катнашты.

Ахунҗановларның апрель аенда  Саба зонасында 1 урын яулап, республика турына үткәннәрен хәбәр иткән идек. Әлеге зур җиңү Ахунҗан бабай буыны вәкилләренә  шанлы нәселләре белән Г. Камал театры сәхнәсендә үзләре белән тагын бер кат  таныштыру мөмкинлеге бирде. Бу көнне нәсел шәҗәрәләрен республиканың төрле районнарыннан 6 гаилә тәкъдим итте.

Ахунҗановлар үзләренең шәҗәрәләрендә  13 буынны барлап, анда нәселнең 707 кешесен ачыклый алуга  ирешкәннәр.  Нәсел горурлыгы булган сәүдәгәр  Ахунҗан бабай   ачлык-ялангачлык елларында халыкка ярдәм кулы сузып, әлеге нәселнең генә  түгел,  авылдашлары хәтерендә дә якты эз калдыра. Ахунҗановлар буыны еллар  узу белән тагын да ишәя, дәвамчылары Россиянең Кемерово, Алабуга, Чаллы, Казан, Иркутск калаларында гомер итәләр. Иң мөһиме -  буыннар чылбыры өзелми, бүген дә бербөтен булып, аралашып, нәсел җебен  елдан-ел ныгытып  яшиләр. Бәйгегә  Ахунҗановларның  73 кешелек зур делегация белән килүләре дә шушы ныклы  бергәлекне  раслый. 

Ун ел элек, Ахунҗан нәселен җыеп, авылда Сабантуен да уздырганнар. Быел да нәселләре белән бергәләп милли бәйрәмебезне үткәрергә ниятлиләр. Бәйгедә катнашкан һәрбер гаилә үз  шәҗәрәләре, йолалары,  нәселнең гореф-гадәтләре,  үзенчәлекләре белән таныштырып, сәхнәләштерелгән чыгышларын тәкъдим итте.Тантанада Дәүләт Советы Рәи­се Фәрит Мөхәммәтшин катна­шып, шәҗәрә фестиваленең  гаи­лә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләренең җәмгыять үсешендә мөһим роль уйнавын искәртеп үтте.

«Әгәр бу эшкә бүгенге кебек игътибар бирүне дәвам итсәк, балаларыбызның киләчәге ышанычлы кулларда булыр», – диде парламент җитәкчесе.

Бы­елгы  бәйге-фестивальнең республикакүләм  җиңүчеләре дип  Ахунҗановлар гаиләсе игълан ителде. «Шәҗәрә конкурсында катнашып, ерак бабабыз исемен данлавыбыз, республика күләмендә таныта алуыбызга горурланабыз.

Әлеге фестивальнең  туганлык җепләрен барлауга, буыннар бәйләнешен ныгытуда да  роле зур. Безгә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында чыгыш ясарга, зур үрләр яуларга мөмкинлек биргән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез»,  -- ди  Ахунҗан бабайның 4нче буын оныгы, җаваплылыгы чикләнгән «Болгар» җәмгыятендә эшләүче Ришат Ахунҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев