Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саба районы мөхтәсибәте өчен намаз вакытлары

Сабабаш авылында яшәүче Ризәлә Галләм кызы Шаманова олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды

Ризәлә Шаманова Сабабаш авылында туган. IV сыйныф белем ала. Сугыш елларын искә алганда Ризәлә апаның күзләре яшьләнә. Ачлык, хәерчелек үзәккә үтә, басуда черек бәрәңге тапкач ничек шатлануларын бүген дә оныта алмый. Сугыш чорында колхозда нинди авыр эш бар, барысын да үз җилкәсендә татый. Сугыштан соң да илне күтәрү өчен бөтен көчләрен биреп хезмәт куялар. 1954 елда авылдашы Кәшип Шаманов белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ризәлә ханым гомер буе җыештыручы булып эшли, Саба ОРСында эшләп лаеклы ялга китә. Тугыз онык, бер оныкчыкка да кадерле әби ул. Төпчек улы Нәкыйп гаиләсе тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев