“Җыр язып йокларга ятты...”
Әлеге юлларны танылган шагыйрә Гөлшат апа Зәйнашева тиккә генә язмагандыр. Ике яшеннән Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туган тиешле Маһруй апасы тәрбиясендә үсеп, инде буй җиткәч, өйдән киндер капчыкка берничә бәрәңге салып, Минзәлә педагогия училищесына белем алырга чыгып киткән кыз шул көннәрдән башлап үз көнен үзе күргән. Үзләре яшәгән тулай торак янгын сүндерү бинасы булгангадыр инде бик салкын була.