Туфан ага сөенер иде
Шушы көннәрдә Казандагы Нагорный бистәсенә, Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова яшәгән йортка, танылган артистканы хөрмәтләп Азнакай районыннан якташлары килде.
Йорт капкасыннан килеп керүгә үк, кунакларны бөек шәхесебез Туфан ага Миңнуллинның сурәте төшерелгән зур элмә такта каршылый. Туфан ага җиткергән бакча – йорт та күзгә күренеп үзгәргән, матурланган. Ишегалдын ямьләндереп үсеп утыручы әллә ничә төрле гөл-чәчкәләр, алмагачлар күңелне иркәли. Мәрхүм Туфан ага да чәчәкләрне бик ярата иде шул... Әтисе яратканга гына түгел, кызы Әлфия ханым үзе дә гөл-ганҗәләргә мөкиббән. Шул чәчәкләрдән ерак түгел генә, үзе дә затлы бер гөл булып бар гомерен театрга багышлаган, легендар артистка Нәҗибә апа Ихсанова кунакларны көтеп утыра. Әнә капкадан, беренчеләрдән булып артистка белән күрешергә дип 81 яшлек Азия Ситдийкова йөгереп килеп керә.
– Менә бу мин инде, дәрес вакытында парта артына яшереп челтәр бәйләүче Азия, таныйсыңмы, дип сүз ката ул танылган сабакташына.
Нишләп танымасын, таный Нәҗибә апа, сабакташын кочакларын җәеп каршы ала... Баксаң, бу ике яшьти Буралы авылы мәктәбендә 7 нче сыйныфка кадәр бергә укыганнар, бер парта артында утырганнар икән.
– Гаиләдә бер малай, алты кыз булып, барысы да бик тырыш, эш эшләп ныгып үскән балалар алар. Бергә дус булып йөрү өстенә тора-бара Нәҗибә Ихсанова белән кодачаларга әйләндек. Туганымның кызы Альбина Нәҗибәнең икетуган энесенең малаена кияүгә чыкты. Башта мәктәптә пешекче, җыештыручы булып эшләдем, аннан 1979 елны авыл мәдәният йортында җитәкче булдым. Артист булмасам да, Нәҗибә Ихсанова кебек гомер буе театр уйнадым. Нәҗибә апагыз белән очрашкач: ”Менә мин синең кебек Мәскәүләргә барып укып йөрмәсәм дә, Галиябануны да уйнадым, дип шаярта идем әле. Ә Нәҗибәнең рольләренә килгәндә, күңелемә иң хуш килгәне “Әлдермештән Әлмәндәр”дәге Өммия роле”, – дип, хатирәләре белән уртаклашты бүгенге көндә Җәлил бистәсендә кызларында гомер итүче, әле дә булса яратып чигүләр чигүче Азия әби.
Әнә Азия апа артыннан ук бер-бер артлы авыл күчтәнәчләрен күтәргән әби-апалар Нәҗибә Ихсанова белән кочаклашып күрешергә чират көтеп тора. Менә ишегалды күрке булып утыручы гөлләргә тагын бер яран өстәлә. Монысын Урсай авылы ветераннар оешмасы җитәкчесе Рузилә Зарипова алып килгән. Тумышы белән Буралы авылыннан булган 88 яшьлек Дөрлебанат әбинең дә Нәҗибә апага дип биреп җибәргән өч дистә йомыркасын кызлары Миңлегөл белән Гөлфия апалар ватмый-нитми генә алып килеп җиткергәннәр. Чәкчәк, бал, каймак, кәҗә сөте, тозлы кыярлар дисеңме, барысы да якташларның артисткага булган җылы мөнәсәбәте, олуг хөрмәте итеп кабул ителде. Чәкчәк дигәннән, авызда эреп китүче әлеге милли ризыкны, ошбу өлкәдә танылу алган, чәкчәк җитештерү буенча эшмәкәр Фәридә ханым Шәйдуллина пешереп алып килгән. Зур казанда пешкән пылау да аның тырыш хезмәт нәтиҗәсе булып чыкты, иренмәгән, таң белән торып пешергән ул аны. Буралыдагы җирле “Ак калфак” оешмасының да җитәкчесе икән әле Фәридә ханым. Сүз уңаеннан, Буралыда 350дән артык хуҗалык барлыгын да әйтим.
“Нәҗибә апаны күрергә Азнакай районының – Буралы, Чалпы, Урсай, Мәндәй, Чубар Абдул авылларыннан кырык биш кеше килдек. Әле килергә теләүчеләр тагын бар иде, автобуста урыннар чикле булганлыктан гына калдылар. Бу уңайдан, безне транспорт биреп куандырган Азнакай районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллинга олуг рәхмәтләребезне җиткерү урынлы булыр. Арабызда авыл фермаларында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән апаларыбыз да бар. Якташыбыз белән горурланабыз, шулай ук Туфан абыйны да юксынабыз”, – диде үз чыгышында чәкчәк остасы.
Җырлы-моңлы аралашу Нәҗибә Ихсанованың кызы белән кияве – Әлфия һәм Корбангали Юнысовлар әзерләгән табын янында күңелле рухта дәвам итте. Кунаклар Туфан абыйның самавырыннан чәй эчте, хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Ике дистә елдан артык Чалпы авылында мал табибы булып эшләгән, “Йөрәк маем” (Т. Миңнуллин) спектаклендә, үзенең оныкларын әдәп, тәрбиягә өйрәтүче Асимә карчык ролен Нәҗибә Ихсанова башкаруында яратып тамаша кылучы Сәвия апа Тимеркәева исә Нәҗибә апа янәшәсендә моңлы итеп җыр сузды. Танылган артистканың Чалпыга еш кайтуын, аны ничек якын итеп каршы алуларын искә алды ул. Ә Нәҗибә апа, әйткәнемчә, җидееллыкны Буралыда тәмамлап, үзләреннән 20 чакрымдагы Чалпы урта мәктәбендә укыган. Чалпы турында сүз чыккач: ”Ул елларда гомер юлда үтте”, – дип сөйләгәне бар иде Нәҗибә апаның. Кыш көннәре авылга кайтып йөрү өчен бертуган апасы Нәкыя белән икесенә бер чаңгы бирүләрен, чаңгыда җилдергән Нәкыя апасы артыннан, җилкәсенә капчык аскан хәлдә, калмаска тырышып чабуларын, яннарыннан кошевка чанага җигелгән ат белән узып китүләрен әйткәннәре дә хәтеремдә яңарды. Кызганыч, Нәҗибә апаның утызлап кына йорттан торган, матур табигатьле туган авылы Буклы (авыл көтү туплау урынына салынганга шулай атала) юк инде. Авыл халкы кайсы кая китеп урнашкан. Авыл халкы дигәннән, ошбу очрашудан, Азнакай районында бик актив, оптимистик, иҗади рухтагы халык яши икән дигән фикер калды. Барысы да җырлый, бии дигәндәй... Гармунчы Ильяс Әюпов (хатыны Рузалия дә оста җырлый икән) уйнавына битараф калу мөмкин түгел. Кем әйтмешли, бөек артистканы күрергә дип бер автобус авыл артистлары килгән... Күз алдына китерәм: авыл кешеләрен яратучы, аларны үз әсәрләрендә тасвирлаучы, авылга мәдхия җырлаучы Туфан ага Миңнуллин исән булып, бу тамашаны күрсә, ничек сөенер иде... Шул уйлар белән аның сурәте төшерелгән плакатка багам. Ә ул: ”Авыл җәмгыятьне сафландырып тора торган чишмә башы кебек. Милли гореф-гадәтләребез, телебез исән калсын дисәк, авылларыбызны сакларга бурычлыбыз”, – ди төсле.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев