27 август 2018 яңалыклары
-
Казанда милли чигү остасы Флера Калмурзинаның күргәзмәсе ачылды
Күргәзмәдә ул теккән милли кием-салым һәм кул эшләнмәләре тәкъдим ителде.
-
М7 трассасында бәрелешүдән соң өч йөк машинасына ут капкан
Һәлакәттә машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган, тагын бер кеше зыян күргән.
-
Андрей Малахов янына барырга дип чыгып киткән әби Чаллыда табылган
22 август Петербургтагы полиция бүлегенә 1935нче елгы пенсионер әнисе югалуын хәбәр итеп бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. “Вести Камаза” газетасы язуынча, пенсионер әби Питердагы өеннән 13 август көнне үк чыгып китә. Туганнарына ул Мәскәүгә Андрей Малахов янына «Пусть говорят» тапшыруына баруы турында язу калдырган.
-
Казан йөзү буенча FINA дөнья кубогының 2018 елдагы беренче этабын кабул итә
Турнир 250ләп йөзүчене үзенә җыячак.
-
Туфан ага сөенер иде
Шушы көннәрдә Казандагы Нагорный бистәсенә, Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова яшәгән йортка, танылган артистканы хөрмәтләп Азнакай районыннан якташлары килде.
-
И.Һидиятов: Мәктәп директорларының бурычы – туган телләрне укытуда тиешле шартлар тудыру
Туган телләрне өйрәтүдә төрледән-төрле технологияләр һәм укыту әсбаплары балаларда кызыксыну уята ала, дип искәртте Казан Мәгариф идарәсе башлыгы.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күпбалалы гаиләләрен «Ана даны» медале белән бүләкләде
Казан Кремлендә Татарстанның 50 иң яхшы гаиләсе өчен тантаналы кабул итү чарасы узды.
-
Саба районыннан Әхмәтовлар гаиләсе Татарстанның иң яхшы гаиләләре өчен тантаналы кабул итү чарасында катнашты
.
-
Мәдрәсә Илһам Шакиров исеменнән корбан ашы уздырды
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам ага Шакиров исеменнән корбан ашы мәҗлесе үткәрелде.
-
Иштуганда юл-транспорт һәлакәте
21 август кичендә, 21 сәгать 30 минутта Иштуганда юл-транспорт һәлакәте булды: “Лада” автомобилен йөртүче Кукмара районында яшәгән 1975 елгы ир-атны бәрдерде.
-
Лилия Муллагалиева дүртенче бәбиен көтә
Җырчы тормышында көтелгән күңелле һәм зур үзгәрешләр хакында Инстаграм аша билгеле булды. Анда артистка хатын-кызлар консультациясендә бирелүче "Ана паспортының" фотосын урнаштырган.
-
Эльмира Галимованың Пермь татарларының музыкаль мәдәниятенә багышланган китабы дөнья күрде
Автор сүзләренчә, китап тиз арада таралып беткән.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күпбалалы гаиләләрен «Ана даны» медале белән бүләкләде
Казан Кремлендә Татарстанның 50 иң яхшы гаиләсе өчен тантаналы кабул итү чарасы узды.
-
Германиядә Икенче Бөтендөнья сугышыннан калган бомба аркасында 20 меңләп кешене эвакуацияләгәннәр
26 августта Германиянең Людвигсхафен шәһәрендә табылган Икенче бөтендөнья сугышы заманыннан калган бомба аркасында 20 меңләп кешене эвакуацияләгәннәр. Шуннан соң аны зарарсызландырганнар.
-
Россиядә яшәүчеләргә шәхси кредит рейтингы тапшырылачак
2019 елда Россиядә «Кредит тарихлары турында»гы законга өстәмәләр үз көченә керәчәк.