Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан йөзү буенча FINA дөнья кубогының 2018 елдагы беренче этабын кабул итә

Турнир 250ләп йөзүчене үзенә җыячак.

Йөзү буенча FINA дөнья кубогының 2018 ел сезонындагы беренче этабы 7-9 нчы сентябрь көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда узачак.  Бу турыда "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО Медиа департаменты хәбәр итә.

Турнир 250ләп йөзүчене үзенә җыячак. 23 ил вәкилләреннән заявкалар алынган. Алар арасында көчле спортчылар: Катинка Хоссу (Венгрия), Сара Шестрем (Швеция), Чад Ле Кло (КАР), Юлия Ефимова, Владимир Морозов, Антон Чупков, Кирилл Пригода, (Россия), Митчел Ларкин (Австралия) һәм башка йолдызлар бар.

  • Йөзү буенча дөнья кубогы – дәрәҗәле халыкара турнир, ул FINA халыкара йөзү федерациясе тарафыннан ел саен уздырыла. Ярышлар өч кластерга бүленгән 7 этаптан торалар. Беренче кластерга Казанда һәм Дохада уздырыла торган этаплар, икенче кластерга – Эйндховенда һәм Будапештта уздырыла торган этаплар, өченче кластерга Пекинда, Токиода һәм Сингапурда уздырыла торган этаплар керә.

Фото: minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X