"Болай булсаң, күзләрең кысыла, борының зурая, авызың баканыкы кебек җәелә"
Кем ничектер, мин балаларның елаганын сабыр гына карап тора алмыйм. Күкрәк баласы елый икән, ул йә ач, йә асты юеш дигән сүз. Зуррак бала үрсәләнеп еласа, аның берәр җире авырта. Дөрес, арада «кара елак» балалар да була. Аларның нигә елаганнарын төгәл белеп тә булмый. Ул ач булса да елый, тук булса да акыра, кулга алсаң да, караватына салсаң да үкерүен белә