Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • "Болай булсаң, күзләрең кысыла, борының зурая, авызың баканыкы кебек җәелә"

    Кем ничектер, мин балаларның елаганын сабыр гына карап тора алмыйм. Күкрәк баласы елый икән, ул йә ач, йә асты юеш дигән сүз. Зуррак бала үрсәләнеп еласа, аның берәр җире авырта. Дөрес, арада «кара елак» балалар да була. Аларның нигә елаганнарын төгәл белеп тә булмый. Ул ач булса да елый, тук булса да акыра, кулга алсаң да, караватына салсаң да үкерүен белә

    Поликлиникалар бүген дә үз тормышы белән кайнап, гөрләп тора. Әллә ничә катлы зур бинаның коридорлары балаларын тоткан, җитәкләгән, күтәргән яшь әниләр, кызларына яки киленнәренә ярдәмгә килгән әбиләр, әйдә, бала синеке дә бит, дип, диваннарыннан кубарып, дырылдатып алып киленгән ирләр белән тулы. Бөтенесе сөйләшә, бер-берсе белән аралаша. Кемдер чиратка басып, икенче табибка, яки процедурныйга, кан бирергә, тагын әллә кемнәргә чират ала тора. Ул арада иркенгә чыккан зуррак балалар дөнья бетереп чабышалар.
     
    Тышта суык. Ишек-тәрәзәләр ябык. Бөркү. Шуның өстенә тавыш.
     
    Хәзер табибка алдан язылып кына килеп булса да, кабинетлар күп, килүчеләр дә күп. Бер бала килсә, аның белән тагын ким дигәндә ике-өч кеше була. Поликлиника коридоры Сабантуй мәйданыннан бер дә ким түгел.
     
    Бер кыз бала мин поликлиникага килеп кереп, үз участогыбызны табып, чиратымны алганда ук җылый иде. Менә хәзер никадәрле утырам, бер дә туктарга уйламый, һаман елый. Башта баланы әнисе юатып карады. Букчасыннан алып су да тәкъдим итте, курчагын да бирде. Бала курчакны болгап торып, читкә үк, коридор идәненә атып бәрде. Судан битен чөерде. Елый гына бит.
     
    Якын-тирәдәге кабинетлардан табиблар, шәфкать туташлары чыгып, башларын чайкап кереп киттеләр. Берсе укол белән куркытып карады. Файдасы тимәде.
     
    Кызчык әйткәнне аңламаслык бик кечкенә дә түгел. Дүрт-биш яшьләр чамасында булыр. Чәчләре көдрә, йөзе тулган айдай, матур бала. Үзе бик матур киендерелгән. Күлмәге, аягындагы түфлиләренең дә юл читендәге кибеттән алынмаганлыгы күренеп тора. Әти-әнисенә, әби-бабаларына бердәнбер инде. Шуңа да юктан сәбәп табып, елап утыра. Иркә булганга охшый.
     
    Иркә чибәркәй аякларын тибә-тибә, тыпырчынып, ярсып елый. Бераздан тамагы да бетте. Үкерүгә күчте.
     
    Анасы баланы күтәреп йөреп тә килде. Чираты якынлаша иде бугай, тиз әйләнде, тагын үзләре керәсе кабинет алдына килеп утырды. Бала әнисенең кулында төшеп китәрдәй булып, каерыла-каерыла елый.
     
    – Нәрсә кирәк соң сиңа? – дип әнисе дә, баласының тавышын басарга тырышып, кычкыра.
    – А-а-а..
    – Тукта инде дим, елама, нәрсә бирим? – дип өзгәләнә әни кеше.
    – А-ааааа...
     
    Минем шул урында сабырлыгым бетте. Бала янына килдем дә колагына иелеп: “Пыш-пыш, пыш Рш-ш-ш”, – дидем.
     
    Бала миңа нәрсәдер әйттеләр, ишетми калдым дип, алагаемга зур итеп ачкан авызын шап итеп япты. Ул тынып калгач, бөтен дөнья тынып калган кебек булды. Коридордагы сөйләшеп торган кешеләр дә, нәрсә булды икән дип, сөйләшүләреннән туктап, безнең якка таба күз салдылар.
     
    Мин авызымны кызның колагына тагын да якынрак китердем дә, бик акрын, әнисенә дә ишетелмәслек итеп:
    – Әгәр болай итеп елый торган булсаң, синең күзләрең кысыла, борының зур булып үсә, авызың баканыкы кебек җәелә. Син бик ямьсезләнәсең, синең кебек ямьсез кызны бер генә малай да, үскәч бер генә егет тә яратмаячак, – дидем.
     
    Кызыбызны ток суккандай булды. Ул елавыннан туктады, күз яшьләрен сөртте. Җыерылып, өскә күтәрелеп беткән матур күлмәген тарткалап, рәтләде. Кешеләргә сиздермәскә тырышып, авызын, колакларын, борынын тотып-тотып карады. Үзе як-ягына карана, ялгыш тавыш чыкмасын тагы, дигәндәй, авызын матур куллары белән каплый.
     
    Шулай, кыз балада да елап әнине җиңәргә тырышуга караганда матур буласы килү теләге көчлерәк шул.
     
    – Нәрсә әйттегез сез аңа? – дип, кызның әнисе, бик гаҗәпләнеп, шул ук вакытта чиксез сөенеп, аптырашлы карашын миңа төбәде.
    – Балалар белән эш итүнең берәр тылсымын беләсезме әллә, безгә дә әйтегез әле, без дә шул сүзне генә әйтеп, балаларыбызны елаудан туктатыр идек, – дип, калган әниләр дә мине сырып алдылар, балаларыннан да битәр шаулашырга тотындылар.
     
    Мин елмаеп кына куйдым, бер сүз дә әйтмәдем.
     
    Бер сүз бөтен җирдә дә, бөтен кешегә дә бер үк тәэсирне ясамый шул. Һәр сүзнең, һәр эшнең үз җае, үз вакыты була.
     
    Һәр кеше, һәр бала үзе бер могҗиза бит ул. Аларны тәрбияләргә әзер рецептлар юк шул.

     

    http://matbugat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: