27 октябрь 2017 яңалыклары
-
Җаның тыныч булсын өчен, күршеңдә ана эт булмасын икән
Күршең ана эт асрамасын икән ул. Асрый калса, коймасы калайдан булмасын һәм аның астыннан этләр кереп-чыгып йөрерлек ярыгы калмасын. Йоклармын дигән ният белән мендәргә башны куюың була – каршыдагы Айдарның калай коймасы дөберди башлый. Аңыша алмадым башта, җил юк, машина узганы ишетелми, нәрсәдер дөберди инде. Бала-чагасы да юк Айдарның, үзе дә азып-тузып, тавышланып йөри торган кеше түгел.
-
Яшел Үзәндә өлкән яшьтәге ханым һәм ир үз фатирларында янып үлгән
Янгын Ленин урамы буенча урнашкан 70нче йортның бер фатирында килеп чыга.
-
Сабада авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән өлкәннәр район хуҗалыкларына сәяхәткә чыкты (фотолар)
Хезмәт ветераннары “Курсабаш”, “Симет” җәмгыятьләре һәм Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат йортының эшчәнлеге белән таныштылар. Өлкәннәр чараны оештырган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншинга, АПК һәм барлык тармак профсоюзлары район комитеты рәисе Дания Галимуллина, район ветераннар советы рәисе Расих Сабировка рәхмәт сүзләре җиткерде.
-
Казанда 59 яшьлек хатын-кыз автобуста кулын сындырган
Гадәттән тыш хәл алдагы көнне иртән Гадел Кутуй урамында урнашкан 42нче йорт каршында «Фиат» пассажир автобусында килеп чыккан.
-
Баулыда юл кырыена төшеп киткән "БМВ" машина йөртүчесе үлгән
Юл һәлакәте Казан – Оренбург трассасының 365нче чакрымында була.
-
Фирдүс Тямаев төркемендә җырлаучы Айзиләгә күпме түли?
Фотосурәттәге кыз күпләргә таныш. Ул – Айзилә Вахитова. Аңа 19 яшь һәм ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллитендә белем ала. Кызның яраткан шөгыле – җырлау. Буш вакытында фортепианода уйный-уйный җырлый һәм моны шундук видеога яздырып, инстаграмына урнаштыра. Шулай итеп, матур тавышлы Айзиләнең видеоларын татар блоггерлары үзләреннең аккаутларына куя башлый һәм кыз танылып өлгерә.
-
"Болай булсаң, күзләрең кысыла, борының зурая, авызың баканыкы кебек җәелә"
Кем ничектер, мин балаларның елаганын сабыр гына карап тора алмыйм. Күкрәк баласы елый икән, ул йә ач, йә асты юеш дигән сүз. Зуррак бала үрсәләнеп еласа, аның берәр җире авырта. Дөрес, арада «кара елак» балалар да була. Аларның нигә елаганнарын төгәл белеп тә булмый. Ул ач булса да елый, тук булса да акыра, кулга алсаң да, караватына салсаң да үкерүен белә
-
"Игорь Гәүһәрнең догалар укып, яулык бәйләп йөрүен яратмады"
Биниһая җир-суларны биләп яшәгән данлы-шөһрәтле дәүләтләр, тарих эргәсендә башка кавемнәр белән кушыла-кушыла, эреп югала бара. Хак Тәгалә адәмнәрне бәхетле-шатлыклы, кайгы-хәсрәтле тормышта айкап-чайкап сыный. Татар халкы да, чал тарихның җиңү шатлыкларын, җиңелү ачыларын әледән-әле үз җилкәсе аша үткәреп, Аллаһының сынауларын кичеп, бүгенге көнгә исән-имин килеп җитте. Тик, ни галәмәт, татарлыклары чамалы булган кызларыбызның 42 проценты, егетләребезнең 40 проценты катнаш гаиләләр төзеп, күрше милләтнең мәнфәгатьләрен кайгырта.
-
Гөлназ Сәфәрова: "Балам кимендә 5 тел белергә тиеш"
Бу көннәрдә татар телен саклап калуга кагылышлы мәсьәлә тынып тормый. Һәркем үз фикерен белдерергә, туган телебезне югалтуга кул куймау өчен көрәшергә тырыша. “Татар радиосы” ди-джее Гөлназ Сәфәрова да менә ни дип яза (үзгәртичә бирәбез
-
Элвин Грей: "Бу- оят эш"
"Без, артистлар, җырлар аша туган телгә карата кызыксыну уяту өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланачакбыз", - дип белдерде Радик Юльякшин. Популяр артист кабат социаль челтәрдәге үз битендә туган тел темасына карата үз фикерен белдерде. Бу хакта “Башинформ” яза
-
«Кырмыска оясы» ясау ЫСУЛЫ
Моның өчен 1 кап сыер мае (яхшы сыер мае кирәк, маргариннан йомшак чыкмый), 3 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы 20 процентлы каймак (каймакны 2 йомырка белән алыштырсагыз да ярый), он (күләме чама белән), 2 чәй кашыгы көпшәкләгеч (разрыхлитель) кирәк.
-
Есенинның хатын 2,1 миллион сумга сатканнар
Есенинның шагыйрь Николай Ливкинга 1916 елда язылган хаты аукционнан 2,1 миллион сумга сатылган, дип хәбәр итә «Литфонд» аукцион йорты матбугат хезмәте.
-
Гөлүсә Шаһбан: «Закирны кызганырга кирәкми»
Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан I Халыкара барьерсыз сәнгать фестивалендә катнашкан. Әлеге чара 11-15 октябрьдә Төркиянең Мерсин шәһәрендә үткәрелгән. Бу хакта безгә җырчының төп ярдәмчесе – хәләл җефете Гөлүсә Шаһбан сөйләде.
-
«Намаз укучының алдыннан үтү – зур гөнаһ» (Намаз турындагы 23 сорауга ҖАВАП)
Аллаһы Тәгалә «Мөэминүн» сүрәсендә намаз укучылар турында шатлыклы хәбәр бирә: «Намазларын тиешенчә үтәүчеләр – бөек мирас ияләредер, аларның мираслары Фирдәүс җәннәте һәм алар анда мәңге калачаклар». Әлеге гыйбадәтне һәркем кимчелексез, дөрес итеп башкарырга омтыла. Әмма намаз уку тәртибен белгән кебек булсак та, аңа кагылышлы сораулар еш туып тора. Газета укучыларыбыздан да андый сораулар еш килә. Без аларны «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка юлладык.
-
Балтач районы яшәүче Камил Ягудинның балыклары һава торышын әйтә (ВИДЕО)
Кайда кысла күрәзәчелек белән шөгыльләнә. Кайда ташбака. Балтач районының Арбор авылында яшәүче Камил Ягудинның һава торышын әйтә торган балыклары бар. Ул май аенда елгадан өч балык тотып ишек алдындагы банкага җибәргән, алар җәй буе шунда яшәгәннәр.