Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фирдүс Тямаев төркемендә җырлаучы Айзиләгә күпме түли?

Фотосурәттәге кыз күпләргә таныш. Ул – Айзилә Вахитова. Аңа 19 яшь һәм ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллитендә белем ала. Кызның яраткан шөгыле – җырлау. Буш вакытында фортепианода уйный-уйный җырлый һәм моны шундук видеога яздырып, инстаграмына урнаштыра. Шулай итеп, матур тавышлы Айзиләнең видеоларын татар блоггерлары үзләреннең аккаутларына куя башлый һәм кыз танылып өлгерә.

- Фирдүс Тямаев “төркем җыям, телефон номерларыгызны калдырыгыз” дип язгач, номерны язып куйган идем. Күрәсең, Фирдүс абыйның мине инстаграмда күргәне булган. Озак та үтми, ул миңа шалтыратты һәм мин аның төркемендә эшли башладым.
Яраткан эшем белән шөгыльләнгәч, биредә миңа бик ошый. Моңа кадәр Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем белән дә гастрольләрдә йөреп алган идем. Аннан тыш, музыка мәктәбендә дә укытам. Алла боерса, киләсе елда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлыйм.

- Айзилә, сезгә бит әле 19 яшь кенә! Ә үзегез нәрсә белән генә шөгыльләнмисез?!
- Әйе, мин үземне үзмаксатлы дип саныйм.

- Сер булмаса, Фирдүс Тямаев Сезгә күпме түли?
- Моны әйтәсем килми. Әмма акча үземә дә, әти-әниләремә берникадәр ярдәм итешергә дә җитә.

 

- Фирдүс бит әле ул тиз кызып китүчән. Аның белән эшләве дә җиңелләрдән түгелдер.
- Төрле чаклар булгалый, әмма минем өчен ул бик әйбәт кеше.

- Бэк-вокал – ул еш очракта җырлый белмәүче, музыкага авыз ачып торучы чибәр кызлар. Сезнең очракта?
- Юк, Фирдүс Тямаевның концертында - башкача. Фирдүс абый фонограмманы бөтенләй өнәми! Тере музыкантлар, мин дә тере тавышка гына җырлыйм. Миңа калса, матурлык өчен генә бастырылган бэк-вокалисткаларның җырламаганын  шундук сизәргә була.

- Айзилә, уңышлар сиңа!
- Рәхмәт!
 

 

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X