22, 23 август көннәренә йолдызлар фаразы
Календарь

22, 23 август көннәренә йолдызлар фаразы

22 һәм 23 август көннәрендә йолдызлар Кучкарга уңыш вәгъдә итсә, Үгезбозауларга финанс операцияләрендә сак булырга киңәш итә.

Кучкар (21.03 – 20.04) Атна ахыры сезнең өчен бик уңай. Әйбәт кешеләр белән аралашу көтелә. Ял көннәрендә барлык эшләрегез гөрләп барачак, кәефегез күтәренке булыр. Үгезбозау (21.04 – 20.05) Социаль хәлегез тагын да яхшырачак. Якыннарыгыз белән бергәләп табигатькә чыгу яки өйдәге вак-төяк ремонт мәшәкатьләре күңел тынычлыгы китерер. Шимбә көнне сак булыгыз: ашыгыч финанс операцияләреннән тыелып тору хәерлерәк. Игезәкләр (21.05 – 21.06) Акчагызны яшеребрәк, чыгымнарыгызны контрольдә тоту зыян итмәс. Көтмәгәндә иске танышыгыздан файдалы тәкъдим килеп ирешергә мөмкин. Ялларда яңа китап уку яки белем арттыру өчен менә дигән вакыт.

     

Фото ясалма фәһем

Кысла (22.06 – 22.07) Хыялларыгыз чынбарлыктан ераграк тоелса да, атна ахырында аларны тормышка ашыру юллары ачылыр. Гаиләдә татулык хөкем сөрә. Күптән күрмәгән туганнар белән телефоннан сөйләшү җанга сихәт бирер. Арыслан (23.07 – 22.08) Энергиягез ташып тора. Бу көннәрдә үзегез турында онытмагыз — спа-салонга барыгыз яки кибетләрдә йөреп кайтыгыз. Югалган әйберегезне табып сөенерсез. Кыз (23.08 – 22.09) Планнарыгызны тормышка ашыру өчен уңайлы вакыт. Балаларыгыз яки якын туганнарыгызның уңышлары белән горурланырсыз. Кемдер сезгә бик шәп, куанычлы хәбәр җиткерәчәк.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Кемгәдер сезнең акыллы фикерегез нык ярдәм итәчәк. Өстәмә акча чыганагы пәйда булырга охшаган. Ял көннәрендә баш әйләндергеч матур танышу ихтималы зур. Чаян (24.10 – 22.11) Сөеклегез белән үзара мөнәсәбәтләрдә бераз суыну сизелергә мөмкин. Моңа артык игътибар итмәскә тырышыгыз, бу вакытлы күренеш кенә. Эшлекле партнерлар белән киңәшләшү нәтиҗәле булачак. Укчы (23.11 – 21.12) Шимбә-якшәмбе шактый ук актив үтәчәк. Күптәнге низаг кабат калкып чыгарга мөмкин, ләкин сез дипломатлык күрсәтеп, проблеманы уңай хәл итәрсез. Дусларыгыз белән очрашу кәефегезне күтәрер.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Игътибар белән тыңласагыз, үзегезгә гаять кирәкле мәгълүмат алачаксыз. Планнарыгызны гамәлгә ашыру өчен сабырлык сорала. Әти-әниегезгә шалтыратып, хәлләрен белешергә онытмагыз. Сукояр (21.01 – 18.02) Кесәгезне калынайту теләге тормышка ашар сыман: премия вәгъдә итәләр яки эш хакыгыз артырга мөмкин. Атна уртасында артык кыл кыймылдатмыйча да, эшләрегез уңай барачак. Балык (19.02 – 20.03) Интуициягезгә таяныгыз. Яшерен сәләтләрегезне ачу өчен менә дигән вакыт. Ял көннәрендә көтмәгәндә генә борчыган мәсьәләләрегез үзеннән-үзе хәл ителеп, җиңеллек килер. 

Фото: Ясалма фәһем 


Нет комментариев