Календарь рубрикасы буенча яңалыклар
-
Туган тел көне белән!
Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын йөрәктән Туган тел көне уңаеннан тәбрик итәбез. Быелгы бәйрәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында билгеләп үтелүе белән аеруча истәлекле. Милли шигъриятебез кояшы Габдулла Тукайның туган көненә багышлануы белән дә күтәренкелек рухы тудыра, күп гасырлы мәдәниятебезгә, күркәм традицияләребезгә ихлас хөрмәт уята. Без күпмилләтле илебездә төрле телләрнең һәм үзенчәлекле диалектларның байлыгын һәм аһәңен саклап калырга тиешбез.
-
12 апрель - Космонавтика көне
12 апрель-Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды
-
1 апрель – Көлке көне
Көлке көненең кайсы илдә килеп чыгуы тәгаен билгеле түгел. Уналтынчы гасырдан бирле үткәрелә дигән фараз да бар. Әмма Борынгы Римда моңа охшаш бәйрәм булуы мәгълүм. Шул заманнарда яшәгән греклар "Кеше көләргә тиеш, көлү җанны сафландыра" дип ышанганнар. Россиядә исә Көлке көне беренче тапкыр 1703 елда уздырылган. Шуннан бирле яшәп килгән...
-
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы эшчәннәре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Соңгы елларда Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре коллективлары кешеләргә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту турында кайгырта.
-
10 март – Россиядә архивлар көне
1720 елның 10 мартында Россиядә Петр Беренче архив эшен үзәкләштерү турындагы фәрманны имзалый. 2004 елдан бу көн ил календаренда истәлекле дата булып китә. Саба районында архив 1932 елда оештырыла. Хәзерге көндә бүлектә районның 1929-2020 елларда сәяси, социаль-икътисадый, мәдәни үсешен чагылдырган 30 меңнән артык документ саклана.
-
Хатын-кызлар көне белән!
Хөрмәтле гүзәл затлар, кадерле әниләр! Яз, мәхәббәт һәм гүзәллек бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне
Хөрмәтле райондашлар! Ветераннар, ир-егетләр, Ватан сагында торучылар, булачак солдатлар! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.
-
Туган тел көне белән
Һәр халыкның тутыкмас мәдәни мирасы – туган теле бар. Уртак хәзинәбез, үзара аңлашу, татулык һәм дуслыкны саклау хакына халыклар арасындагы хезмәттәшлеккә ирешү чарасы. Телләргә ихтирам булмый торып, мәдәниятара бәйләнешләр мөмкин түгел. Сезне Халыкара туган тел көне белән котлап, күптелле Ватаныбыз киңлекләрендә үзара ихтирамга нигезләнгән дуслыкның тагын да ныгуын телибез. Туган тел көне тынычлык, дуслык бәйрәме булсын!
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика гербы көне белән котлады
Интернет кулланучылар котлауларга кушылды.
-
Рәҗәб-өч изге айның берсе
Бүген - Рәҗәб аеның беренче көне. Шушы ай башлану белән без мөбәрак Рамазанга әзерләнә башлыйбыз.
-
25 гыйнвар - Халыкара Cтудентлар көне
25 гыйнвар Бөтенроссия күләмендә Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Студент еллары – һәрбер кеше язмышында онытылмас хатирәләр белән истә кала торган чор. Ул киләчәгеңне билгеле бер һөнәр белән дә бәйләргә, яңа дуслар, ә кемгәдер мәхәббәтен дә табарга этәргеч бирә. Студентлар безнең яшьләребезнең иң актив, җаваплы, позитив фикер йөртүче һәм талантлы өлешен тәшкил итә.
-
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады
«Бу бәйрәм үзенең тырыш эшчәнлеге белән мәгълүмат дөньясын булдыручы, гражданнарның иң төп конституциячел хокукларының берсе булган сүз иреген үтәүне тәэмин итүче барлык хезмәткәрләрне дә берләштерә», - ди ул.
-
2022 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр
Татарстан Диния нәзарәте сайтында 2022 елда мөселман календарендә бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр исемлеге бирелгән.
-
Раштуа бәйрәме белән!
Православие динен тотучы райондашларыбызны чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйбыз!
-
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның райондашларыбызга Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Яңа елга төбәгебезгә кайткан кунаклар! 2021 ел тарих битләренә керергә санаулы гына көннәр, сәгатьләр калды. Узып баручы 2021 елга йомгак, нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. 2021 ел районыбыз халкы күңелендә социаль-икътисадый үсештә ирешелгән казанышлар белән бергә, бөтендөнья буенча коронавирус пандемиясе белән дә уелып калачак. Әлеге куркыныч авыруга каршы дәүләтебез зур көрәш чаралары алып барды, әле ул һаман да дәвам итә. Әлбәттә, эпидемиологик хәлгә каршы иң нәтиҗәле чара булып вакцина гамәлгә ашырылды, прививка кадатканнар арасында аянычлы очраклар булмады.