Календарь рубрикасы буенча яңалыклар
-
Россия Конституциясе көне белән!
Хөрмәтле райондашлар! Сезне төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Конституциясе көне белән котлыйбыз! Төп Законыбыз кеше хокуклары һәм ирекләре, гражданнар бердәмлеге принципларына нигезләнеп төзелгән. Без барыбыз да илебезне көчле, Татарстаныбызны киләчәктә икътисадый үсеш өчен перспективалы төбәк итеп күрергә телибез. Сабалылар һәрчак уртак мәнфәгатьләр һәм фикерләр белән яшәделәр, илебез, республика, район муллыгы өчен хезмәт итәләр һәм иҗат белән шөгыльләнәләр. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
9 декабрь – Ватан геройлары көне
Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатында махсус даталар яки көннәр билгеләнә. Мисалга, Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кереп китте. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ шул көндә 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын раслый һәм аның белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнә.
-
Исемең билгесез, батырлыгың мәңгелек
Әхлак ягыннан караганда, яу кырында һәлак булган соңгы солдатны табып җирләмичә, сугыш бетмәгән булып санала. Ә өмет иң соңыннан үлә. Шуңа да толлар хәбәрсез югалган ирләрен, әниләр улларын гомерләренең соңгы көннәренәчә көттеләр. Бомба чокырына күмелеп, сазлыкка батып калганнар кайта алмаса да, сугышчыларның исемнәрен ачыкларга мөмкинлек бирүче документлар табыла тора. Әле Россия территориясендәге рәсми саны 31 меңннән артып киткән туганнар каберлегенә күмелгән 4 427 540 солдатның да яртысының гына исемнәре билгеле.
-
Бүген Халыкара инвалидлар көне
Бүген кешеләрне шәфкатьлелектә, мәрхәмәтлелектә сынау көне. Безнең кешелек дәрәҗәбез ярдәмгә мохтаҗларга булган мөнәсәбәтебез белән үлчәнә. Кайберәүләр тарафыннан инвалидларга салкын, битараф караш караш күзәтелә. Язмышлары иркәләмәгәннәргә күңел җылысын өләшергә беркайчан да соң түгел. Без, сәламәт кешеләр, йөри, күрә, ишетә, эшли алган өчен шөкер кылып, янәшәбездәге инвалидларга мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тиешлегебезне аңлап һәм аларга игелек кылып яшәргә бурычлы. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.
-
Бүген Татарстан Дәүләт флагы кабул ителүгә утыз ел тула
Соңгы өч дистә елда республиканың гамәлдәге флагы һәм гербы Татарстан белән нык ассоциацияләнә башлады, алар илнең социаль-икътисади һәм мәдәни тормышында аның әйдәп баручы ролен күрсәтә. Әмма яшел-ак-кызыл триколор Татарстанның беренче флагы түгел. Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее экспозициясендә Октябрь революциясе чорыннан башлап, ТАССР төзелгәч, Дәүләт символының этаплап эволюциясе тәкъдим ителә.
-
Әниләр көне белән
Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез! Сезне иң матур бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйбыз. Бу көн гомерләрнең узуы символы булган көз айларында Аналарның бөек икәнлеген искә төшерү өчен кирәк. “Әннә“ диеп телебез ачыла һәм һәркемнең гомер юлында иң кадерле сүз булып кала. Ул –ярату, олы йөрәклелек билгесе дә. Безгә ничә яшь булуына карамастан, уңышларыбызга иң нык сөенүче, күңелсезлекләргә көенүче, тормыш юлыбыздагы һәр адымыбыз өчен борчылучы кеше дә ул әни.
-
21 ноябрь – Салым органнары хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле салым инспекциясе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне эшегездә урак өсте вакытта билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Район тормышын, социаль-икътисадый өлкәне сезнең эшчәнлектән башка күз алдына китереп булмый. Район бюджеты һәм финанс әйләнеше салым хезмәткәрләре тырышлыгы нәтиҗәсендә формалаша һәм көйләнә. Вакытында җыйналган салымнар социаль мәсьәләләрне хәл итүдә, пенсияләр, пособиеләр, бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләргә хезмәт хаклары түләүдә мөһим чыганак.
-
10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Барыгызны да ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сайлаган һөнәрегез авыр да, катлаулы да. Сезгә зур җаваплылык: районда законнарның үтәлүен һәм җәмәгать тәртибен, халык иминлеген саклау эше йөкләнгән. Алга таба да хезмәт вазифаларыгызны лаеклы дәвам итәрсез дип ышанабыз.
-
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көне
Хөрмәтле райондашлар! Без 6 ноябрьдә тагын бер тарихи дата – Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көнне билгеләп үтәбез. Хокукларыбыз гаранты булган Төп законыбыз һәм федерация кысаларында республикабыз халык хуҗалыгы, җирле үзидарә органнары тотрыклы эшләвен дәвам итә. Халыкның тормыш шартлары, көнкүреше яхшыра һәм без моны районыбыз мисалында да күрәбез. Республикабыз хакына күңел биреп башкарган һәр эшегез, туплаган тәҗрибәгез шатлыккуанычлар китерсен. Сезгә тынычлык, сәламәтлек телибез.
-
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне
Хөрмәтле райондашлар! Сезне 4 ноябрьдә билгеләнеп үтүче Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас котлыйбыз. Бу көн төрле милләт кешеләре арасында татулык һәм тынычлык, тотрыклы социаль-икътисадый вәзгыять символы булып әверелде. 2021 елның Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак узуы күпмилләтле Ватаныбыз белән горурлану хисләрен тагын да көчәйтә. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү моннан соң да районда мәдәни багланышларны киңәйтүгә, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга хезмәт итәр дип ышанабыз.
-
17 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле юл төзүчеләр, тармак ветераннары! Бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Фидакарь хезмәтегез районыбызның социаль-икътисадый үсешендә мөһим урын били. Сез моны дөрес аңлап, районыбызны заман таләпләренә җавап биргән автомобиль юллары белән тәэмин итүдә кулыгыздан килгәннең барысын да эшлисез. Соңгы елларда Федераль һәм республика программалары нигезендә һәм җирле бюджет хисабына яңа юллар салына, нәтиҗәдә юл хәрәкәтенең иминлек дәрәҗәсе яхшыра.
-
Әтиләр көне белән!
Быелдан башлап октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм әтиләрнең гаиләдәге, җәмгыятьтәге ролен үстерүгә зур этәргеч бирәчәк. Янәшәбездә гаилә тормышын җигелеп тартучы, башкаларга төрле яктан үрнәк, балаларын ялгызы тәрбияләүче күпме әтиләр яши. Җанга җылы аеруча кирәк көзге салкын көннәрдә балаларның әтиләрен «бәйрәм белән!» дип тәбрикләве үзе зур тәрбияви чара булачак. Районның барлык әтиләрен бәйрәмнәре белән тәбриклибез! Аларга ныклы сәламәтлек, балаларны тәрбияләү эшендә уңышлар телибез!
-
10 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы эшчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, аграр тармак ветераннары! Сез быелгы авыл хуҗалыгы өчен җиңел булмаган шартларда да алдыгызга куелган максатка ирешү юлында армый-талмый хезмәт куйдыгыз. Һөнәри бәйрәмегезне бурычларыгызны фидакарьлек белән үтәп, киләсе ел уңышына ныклы нигез салган хәлдә каршылыйсыз.
-
5 нче октябрь - Укытучылар көне
Хөрмәтле мөгаллимнәр-мөгаллимәләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Укытучы – бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа белем-тәрбия бирүче, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче кеше. Районда мәгарифнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән программалар уңышлы тормышка ашырыла. Яшь буынның киләчәк тормышы, җәмгыятьтә тоткан урыны күп яктан укытучының һөнәри осталыгына, үз эшенә бирелгәнлегенә бәйле булып кала. Мәгариф хезмәткәрләренә, ветераннарына нык сәламәтлек, тормышта уңышлар, иминлек, хезмәт җиңүләре телибез.
-
1 нче октябрь - Өлкәннәр көне
Хөрмәтле өлкәннәребез, мөхтәрәм ветераннар! Сезне күпне күргән буын вәкилләренә игелеклелек һәм тирән ихтирам чагылышы булган Өлкәннәр көне белән ихлас котлыйбыз. Күп еллар дәвамындагы фидакарь хезмәтегез өчен хөрмәтебезне белдерәбез. Яшь буынны тәрбияләүдә, гореф-гадәтләребезне саклауда сезгә таянабыз. Сез үзегез һәм туплаган бай тәҗрибәгез безгә бик кирәк. Сәламәтлегегезгә игътибарлы, озын гомерле булыгыз, бүгенге киеренке вәзгыятьтә үзегезне саклагыз. Һәрчак сәламәт, кадер-хөрмәттә яшәгез.