Календарь рубрикасы буенча яңалыклар
-
27 сентябрь - тәрбиячеләр көне
Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары! Яшь буында мәрхәмәтлелек, хезмәт сөючәнлек сыйфатлары тәрбияләү балалар бакчаларында эшләүчеләрдән зур тырышлык һәм педагогик сизгерлек сорый. Һөнәри осталыгыгыз, сабыр булганыгыз, заман белән бергә атлавыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, тәрбиячеләр! Киләчәктә дә зур уңышлар, балалар мәхәббәте юлдаш булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, иминлек телибез!
-
24 сентябрь – Татарстан Республикасы профсоюзлары көне
Хөрмәтле профсоюз активистлары һәм абруйлы җәмәгать эше ветераннары! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Районның социаль-икътисади үсешен булдыру, имин хезмәт шартлары тудыру, эшче-хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту хакимиятнең һәм профсоюзларның уртак бурычы булды. Профсоюз оешмалары җитәкчеләренә, активистларга инициатива күрсәтү, хезмәттәшләре белдергән ышанычны аклап, киләчәктә дә нәтиҗәле эшләү мөһим. Шәхси вакытлары хисабына хезмәттәшләре мәнфәгатен кайгыртучыларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез.
-
19 сентябрь – Урман хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле урманчылар, шушы җаваплы тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә Саба лесхозы республика урманчыларының мәркәзенә, алдынгы тәҗрибә мәйданчыгына әйләнде. Соңгы елларда районыбыз урман хуҗалыгында булган зур үзгәрешләр районыбызны дөнья күләмендә танытты. Бәйрәмегез якынлашкан көндә барыгызга да күңел көрлеге, республика һәм районыбыз урманнарын арттыруда зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез.
-
Бүген терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне
Бүген район мәктәпләрендә терроризмга каршы бердәмлек көне уңаеннан кичәләр, әңгәмәләр һәм башка төрле чаралар үткәрелә.
-
1 сентябрь – Белем көне
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, укучылар! Сезне 1 сентябрь - Белем көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Каникулдан соң беренче кыңгырау балаларны кабат мәктәпләргә чакыра. Төзүчеләр 1 сентябрь бәйрәмгә әйләнсен өчен быел да күп эш башкардылар. Укытучылар да кызыклы дәресләр үткәрү өчен яңа энергия алды, үз алларына максатлар билгеләде. Яшь буынга белем белән бергә тәрбия дә заман югарылыгында бирелсен, яңа уку елы балаларга бары тик бәхетле минутлар генә алып килсен.
-
31 август - Ветеринария хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Ветеринария хезмәте агросәнәгать комплексының уңышлы үсешен тәэмин итә. Районда әлеге өлкәдә үз хезмәтенә тугры һәм вазифасын күңел биреп башкаручы профессионаллар эшли. Ветеринария хезмәткәрләре терлекчелек продукциясе сыйфатын контрольдә тота, куркыныч авырулардан саклый, малларны дәвалап, кешеләр сәламәтлеген дә кайгырта. Сезгә эшегездә зур уңышлар, яңа казанышлар, ветераннарга күңел күтәренкелеге, алдагы көнгә ышаныч, сәламәтлек телибез.
-
Республика көне белән!
Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән котлыйбыз. Барыбыз да Татарстаныбызның Россиядә иң бай төбәкләрнең берсе булуы, аның данлы тарихы, хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Быелгы бәйрәм республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы рухында билгеләп үтелүе белән аеруча истәлекле. Милләтләр дуслыгы һәм үзара аңлашу, туган җиргә мәхәббәт – тынычлык һәм татулыкның алшарты. Республикабызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән уртак хезмәттә сабалыларның да лаеклы өлеше бар.
-
Һава-десант гаскәрләре көне белән
Хәрби бурычларын Һава десанты гаскәрләрендә үтәгән райондашларыбызны 2 августта билгеләп үтелүче чын ир-егетләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.
-
25 июль – Хәрби-диңгез флоты көне
Моряк исемен горур йөрткән, хәрби бурычларын океаннарда, зур суларда йөзеп, корабльләрдә, крейсерларда хезмәт итеп үтәгән, ерак походларда булган ир-егетләр, ветераннар! Диңгезчеләр тыныч тормышта да флоттагыча дус, бердәм, хезмәттә дә, гаиләдә дә ирләрчә нык, матур яшәү рәвеше алып бара. Барыгызга да нык сәламәтлек, озын гомер, рухи байлык, гаилә иминлеге телибез! Хәзерге вакытта флотта хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә сабырлык телибез!
-
24 июль - сәүдә хезмәткәрләре көне
Сәүдә – икътисадның иң мөһим секторларының берсе, аннан башка бүгенге тормышны күз алдына да китереп булмый. Районыбызда сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы һәм сыйфаты – заман таләбе. Сәүдә өлкәсе хезмәтенә ихтыяҗ зур, сезнең эшегез бөтен кешенең күз алдында. Халыкның сыйфатлы товарга булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерәсез. Җаваплы хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән ихтирамыбызны белдерәбез. Нык сәламәтлек, районның социаль-икътисади үсеше өчен эшләүдә яңа уңышлар, ветераннарга исәнлек телибез!
-
Корбан гаете мәбарәк булсын!
Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр! Барыгызны да изге бәйрәмебез белән тәбрик итәбез! Корбан бәйрәме ул шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә. Әлеге бәйрәм безнең бердәмлекне, татулыкны тагын да ныгытсын, яхшы эшләргә, изгелек кылуга рухландырсын. Районыбызда яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Барыгызга да имин тормыш, сәламәтлек, аяз күк йөзе телибез!
-
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Гаилә гомер-гомергә дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе булды. Районыбызда озак еллар татулыкта, үзара аңлашып яшәгән, мәхәббәт, тугрылыкны саклап яшәүче матур гаиләләр бихисап. Алар бүгенге яшьләргә һәр яктан үрнәк. Һәр көннең кадерен белеп, якыннарыбызны саклап, хөрмәтләп, гаилә кыйммәтләрен өстен куеп яшик!
-
3 июль – ЮХИДИ хезмәткәрләре көне
Автоинспектор хезмәтен куркыныч һәм авыр дип, юкка әйтмиләр. “Чыннан да, шулай. Физик яктан яхшы әзерлекле, нык ихтыярлы ир-егетләр һәм кызлар гына юлларда тәртип сагында торуны үзенә һөнәр итеп ала. Һава шартлары да эшкә киртә түгел. Бурычыбыз – көннетөнгә ялгап эшләү, юлларда иминлекне тәэмин итү, бәхетсезлек очракларын, зыян күрүчеләрнең санын киметү, кисәтү эшләре башкару”, – ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.
-
ИЮЛЬ АЕНА НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ
Намаз вакытлары Саба җирлеге өчен (көн озынлыгын, кояш чыгу вакытын исәпкә алып) Саба мөхтәсибәте тарафыннан махсус әзерләнде.Күңел итеп файдаланыгыз хөрмәтле дин кардәшләр!
-
Россия яшьләре көне
Кадерле яшьләребез! Сез - өлкән буынның ышанычы, районыбыз киләчәге. Алдагы тормышыбыз - сезнең кулларда. Бу көннәрдә районыбыз егет-кызлары кулларына өлгергәнлек аттестатлары ала. Нинди һөнәр сайласагыз да, тормышта үз урыныгызны табарга тырышыгыз. Яшьлеген кеше гомере буе сагына, күңелендә иң кадерле ядкарь итеп саклый. Гомерегезнең иң матур – чәчәкләргә тиң чорын мәңге истә калырлык итеп күңелле, матур үткәрегез, сәламәт булыгыз!