Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Соңгы елларда Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре коллективлары кешеләргә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту турында кайгырта.
Алда тагын да күбрәк эшләр башкару бурычы тора: яңалыклар кертү, заманча технологияләрне үзләштерү, үзеңнең һөнәри осталыгыңны арттыру зарур. Сабалылар сезнең хезмәттән канәгать булсын өчен алга таба да вазифагызны җаваплы башкарырсыз дип ышанабыз. Торак-коммуналь хуҗалыклар эшчәннәренә, ветераннарына тормышта, хезмәттә уңышлар, гаиләләренә иминлек, сәламәтлек телибез.


Нет комментариев