Сабада Белем көне: ОНИКС үзәге, аграр көллият һәм инженер мәктәбе укучыларны кабул итте
Район яңалыклары

Сабада Белем көне: ОНИКС үзәге, аграр көллият һәм инженер мәктәбе укучыларны кабул итте

1 сентябрь көнне районыбызның барлык белем бирү учреждениеләрендә Белем көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Яңа уку елында районыбыз мәктәпләрендә 4084 бала, шул исәптән 345 беренче сыйныф укучысы белем алачак. Аларга 700дән артык педагогик хезмәткәр белем һәм тәрбия бирәчәк. Хәерле сәгатьтә булсын!

   ОНИКС белем бирү үзәге

Районыбызның иң күркәм һәм заманча мәгариф учреждениесе быел  280гә якын баланы кабул итте. Быел үзәктә беренче сыйныфка  керүче булмаган. Белем алучыларны һәм укытучыларны тәбрикләргә Федераль салым  хезмәтенең республика  идарәсе җитәкчесе  урынбасары Андрей Никиташин, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та килде.

 “Бүген балаларның укулары башлана, ә тормышта без көн саен белем алабыз. Белем алуның яше чикләнмәгән. Кеше һәрвакыт үз өстендә эшләргә, ничә яшьтә булуына карамастан, белемгә омтылып яшәргә тиеш. Иң зур байлыкның беренчесе - сәламәтлек, икенчесе- гыйлем, өченчесе – һөнәрле булу. Менә шундый байлыкка ия булыгыз, сезгә тел ачкычлары бирсен, хөрмәтле укытучыларыбызга да балаларны белемле итүдә зур уңышлар телим. Киләчәгебез шушы балалар кулында, без аларны ничек тәрбиялибез, нинди белем бирәбез, алдагы тормышыбыз да шундый булачак”, -диде Рәис Нургали улы.

Белем үзәге директоры Ләйлә Мөбарәкшина да укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне Белем көне белән котлап, Яңа уку елының мавыктыргыч, авырлыклар булса да җиңеп чыгарлык, шатлыклы мизгелләргә бай булуын теләде. Белем үзәгенә яңа укырга килгән укучыларга да югалып калмаска, һәрвакыт иптәшләренең нык җилкәсенә, остазларның ярдәменә таянырга, тату коллективка кушылырга чакырды. Быел үзәктә Яшел Үзән, Мамадыш, Яр Чаллы, Биектау, Кукмара, Менделеевск, Алабуга, Арча, Балтач, Нократ Аланыннан килгән укучылар да белем алачак.

 Узган уку елында Идел буе федераль округының математика фәнни-мәгариф үзәге белән башланган тыгыз хезмәттәшлек быел да дәвам итәчәк. Яңа уку елында 6, 7, 8 һәм 9 “Б" сыйныфы укучылары физика-математика фәннәрен тирәнтен үзләштерәчәк. Ә 10 нчы сыйныф укучылары укуларын табигый-фәнни, технологик һәм гуманитар профильләр буенча дәвам итәчәкләр.

   Бәйрәмдә район башлыгы әтиләре махсус хәрби операциядә хезмәт иткән укучыларга махсус бүләкләр тапшырды, илебез алдында изге бурычларын үтәүче ватандашларыбызның туган нигезләренә исән-сау кайтуларын теләде, яу кырында шәһит киткәннәр бер минутлык тынлык белән искә алынды. Солдатларга гуманитар ярдәм әзерләү штабы волонтеры Люция Нәбиуллина белем үзәге коллективына хәйрия чараларында актив катнашканнары һәм солдатларга җибәргән җылы хатлары өчен хәрби часть командирыннан килгән Рәхмәт хатын тапшырды. “Сезнең ярдәмегез, дөньяны игелекле итә. Гел шулай яхшы эшләргә омтылып яшәгез!” дип, изге теләкләрен җиткерде.

 

ОНИКС белем бирү үзәгендә Белем бәйрәме
ОНИКС белем бирү үзәгендә Белем бәйрәме

 Саба аграр көллияте

Саба аграр көллиятендә быел Белем бәйрәмен 350 студент каршы алды, шуларның 115е уку йорты бусагасын беренче тапкыр атлап керде.  Көллияттә укучылар техник-механик, бухгалтер-экономист, төзүче, повар, автомеханик, программалаштыру белгечлекләре алачак. Көллияткә ике дистә елдан артык җитәкчелек итүче Закирҗан Бикмөхәммәтов тәбрикләү чыгышын әлеге уку йортының ел да  тормышка әзерлекле, югары һөнәри осталыкка ия булган белгечләр әзерләп чыгаруын һәм моның өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырган район җитәкчелегенә, хөкүмәтебезгә рәхмәт сүзләре җиткерүдән башлады.

“Бездә уку  да, яшәү дә, хәтта туклану да бушка. Тулай торагыбыз барлык уңайлыклары булган кунакханәне хәтерләтә. Быел 560 миллион сумлык грант оттык,  төп бинабызга капиталь ремонт керәчәк, димәк, шартлар  тагы да яхшырачак. Безгә һәрьяклап күрсәткән ярдәмегез, уңай мөнәсәбәтегез өчен зур рәхмәт Сезгә,  Рәис Нургалиевич. Бу яхшылыкны безгә хәзер ныклы белем һәм тырыш хезмәт белән акларга кирәк булачак. Яңа уку елына яхшы әзерлек  белән керәбез. Үскән вакытта тамак тук, ашау нык булырга тиеш. Төп ризыкларыбыздан тыш быел укучыларыбыз өчен 2 тонна ярым кайнатма,  3 литрлы 100 банка бал әзерләп куйдык”- диде ул.

Аннары тәбрикләү өчен  җәйге чорда районыбызның төрле тармагында  хезмәт куйган укучылар чакырылды. Районыбызның оешма-предприятиеләрдән килгән җитәкчеләр һәм вәкилләр студент егет һәм кызларга  Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм кызыксындыру премияләре тапшырдылар. Чыгышлар көллият егетләре һәм укытучылары башкаруында дәртле җырлар белән үрелеп барды.

Саба аграр көллиятендә бәйрәм тантанасы
Саба аграр көллиятендә бәйрәм тантанасы 

  Миңгәрдә инженер башлангыч мәктәбе 

Быелгы Белем бәйрәме районыбызның мәгариф тормышына тагын бер матур яңалык алып килде. Миңгәрдә инженер башлангыч мәктәбе беренче карлыгачларын кабул итте.

  “Бүген без гади генә мәктәп ишекләрен ачмыйбыз. Бүген без интеллектуаль реакторны эшләтеп җибәрәбез. Монда дәреслекләр буенча гына укытмыйлар. Монда дроннар җыялар, роботлар программалыйлар һәм бүгеннән үк киләчәкне проектлыйлар”, -дип каршы алдылар алып баручылар бәйрәм кунакларын.

   Әлеге мәктәп 2018 елның 1 сентябрендә старт алган «Инженерлык Республикасы» мәгариф проекты кысаларында барлыкка килгән. Проект Казанның Совет районы «Лицей – инженерлык үзәге» тарафыннан педагогика фәннәре кандидаты, ТР атказанган укытучысы Венера Хәйретдинова җитәкчелегендә тәкъдим ителгән.  Венера ханым үзе дә әлеге бәйрәмнең мәртәбәле кунагы булды.     

  «Әлеге проект республикабызның  Балтач, Лаеш, Биектау, Кукмара, Чистай, Алабуга, Түбән Кама, Арча, Әгерҗе районнары һәм Казан шәһәрендә яклау тапты инде. «Инженерлык Республикасында яшәүчеләр»нең гомуми саны инде бүгенге көнгә  1000 гә якынлашты.  Балалар беренче сыйныфтан башлап техник дисциплиналарны тирәнтен өйрәнәләр, алар белән Казанның югары уку йортларыннан килгән өстәмә белем бирү педагоглары, чит тел йөртүчеләр шөгыльләнә. Сез өч айдан балаларыгызны танымаячаксыз да әле”,- диде Венера Кәшфи кызы мәктәпнең өстенлекләре турында сөйләгәндә.

  Мәктәпкә әлегә 14 укучы кабул ителгән, 3 класс формалашкан. Дәресләр иртәнге яктан башланып кичке  6га кадәр дәвам итәчәк. Беренче класслар өчен көндезге йокы сәгате дә планлаштырылган. Район башлыгы Рәис Миңнеханов та тәбрикләү чыгышында яңа мәктәпнең уңышлы эшләп китүен теләде, “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе кысаларында укучыларга яңа портфельләр бүләк итте. Тантана бәйрәм салюты белән тәмамланды.

 

 

 

 

 


Нет комментариев