30 августта Саба районында Республика көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды, анда район башлыгы Рәис Миңнеханов халыкка республика җитәкчелегенең котлавын җиткереп, төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвен билгеләп үтте һәм хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Халыкларны, диннәрне берләштерүче бәйрәм
30 август - Республика көне Сабада зур бәйрәм чарасы белән билгеләп үтелде. Үзәк мәйданда көндездән үк, халык мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән кул эшләреннән төрле мастер-класслар, күргәзмәләр белән таныша алды. Балалар өчен күңел ачу чаралары – төрле аттракционнар, карусель-батутлар эшләде. Төрле тәм-томнар, уенчыклар, шашлык, бургер - попкорн, коктейльләр сатыла торган сәүдә нокталары яныннан кеше өзелмәде. Сабаның “Гөлбакча”, “Нәүрүз”, Иләбәрнең “Наза”, Туктарның “Гәрәбә”, Шыңарның “Мирас”, Шекшенең “Бөрлегән” балалар коллективлары мәйданны милли моңнарга күмделәр, тамашачыларны халкыбызның җырлы-биюле уеннарына дәштеләр.
“Сабада Республика көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә ел да катнашабыз. Безнең фольклор коллективта 8 кеше, быел ансамбль оешканга 6 ел булды. Репертуарыбызда нигездә керәшен җырлары, үзебез язган такмакларны да яратып башкарабыз. Авылыбызда башка дин тотучылар, башка милләт вәкилләре белән бик дус яшибез. Әле яңарак кына клубта балалар, яшьләр өчен 7 төрле милләт катнашында бик матур чара уздырдык. Алга таба да шулай бердәм, тату яшәргә язсын, бәйрәмнәр узып торсын, тормышлар имин булсын”,- дип бәйрәм хисләре белән уртаклашты “Нардуган” фольклор коллективы җитәкчесе Надежда Черненко.
Көек авылы клубындагы туган якны өйрәнү музее экспонатларыннан әзерләнгән күргәзмә дә күпләрне кызыксындырды.
“Үз көчебез белән булдырган музейда 500гә якын экспонат бар. Килеп караучылар күп. Бигрәк тә балалар күп йөри, кызыксыналар, әби-бабайларыбыздан калган эш коралларын тотып карыйлар, сорашалар. Бүген монда бик азын гына алып килдек. Мәсәлән, күргәзмәдә урын алган бик күптәнге тегүче чемоданы, 1911 елгы тальян гармун музейның иң борынгы экспонатлары санала. Тагын бик күптөрле кызыклы, халкыбызның үткәнен чагылдырган предметлар белән музеебызга килеп таныша аласыз”,- дип сөйләде күргәзмәне халыкка тәкъдим иткәндә клуб хезмәткәре Фәнүзә Фәйзетдинова.
“Сабаның мамык мендәрләре” иҗади бәйгесендә катнашучылар иҗат иткән күз явын алырлык чигүле мендәрләр дә күргәзмәгә ямь өстәде.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше башлангач, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин Республика көне уңаеннан районыбыз халкына Республика Рәисе Рөстәм Миннехановның бәйрәм тәбрикләвен җиткерде. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов:
“Бүгенге көндә республикабызның уңышында күбезегезнең өлеше бар. Гомумән, районыбыз һәрвакыт игелекле, талантлы һәм эш сөючән кешеләре белән дан тотты һәм бу шулай булып дәвам итсен дә. Алга таба да һәрбарчагызга зур уңышлар телим. Ватаныбыз сагында торучы егетләребезнең дә исән-сау кайтулары насыйп булсын. Барыгызга да сәламәтлек һәм барлык уй-хыялларыгызның тормышка ашуын телим”,– дип халыкка җылы теләкләрен ирештерде.
Хезмәт алдынгыларына хөрмәт
Алга таба күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен районыбызның хезмәт алдынгыларына Хөкүмәт бүләкләре, Республикабызның Электрон Мактау тактасына кертелгән райондашларыбызга махсус таныклыклар тапшырылды.
Тәбрикләнүләр район күләмендә игълан ителгән “Чәчәкле Саба” конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләү белән дәвам итте. Җиңүчеләргә акчалата конвертлар, Саба чәкчәге тапшырылды. Алга таба сәхнәгә районыбызның сәхнә йолдызлары күтәрелде. Талантлы җырчыларыбыз Гөлзилә Нурмөхәммәтова, Энҗе Нурисламова, Мәдинә Сафина, Хәниф Тимербаев, Айдар Хантимеров, Ирек Һадиев, Зөлфәт Саматов, Илүзә Гыйльфанова тамашачыларга иң матур, дәртле җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм концерты якташыбыз, талантлы җырчы, Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәтхуллин чыгышы белән тәмамланды.


Нет комментариев