Календарь рубрикасы буенча яңалыклар
-
25 июнь - Статистика хезмәткәрләре көне
Сезнең хезмәт район тормышында зур әһәмияткә ия. Социаль-икътисади үсешкә керткән өлешегез югары бәяләнә. Статистика - төгәл кешеләр эшли торган өлкә. Сез дә нәкъ менә шундый кешеләр. Үз эшегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезгә уңышлар, иминлек, бәхет, сәламәтлек телибез!
-
Сәламәтлек сагында торучы хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре һәм тармак ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз. Сезгә кеше гомере һәм сәламәтлеге ышанып тапшырылган. Соңгы ике елда хезмәт бурычыгызны катлаулы эпидемиология вәзгыяте шартларында үтәсез. Зур җаваплылык тойган хәлдә бик күпләргә яшәү сулышы бирәсез, киләчәккә өмет-ышаныч уятасыз. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, матур тормыш телибез
-
САБАНТУЙ бәйрәме белән!
Хөрмәтле райондашлар! Сабаны якын итеп кайткан кунаклар, якташлар! Алдагы ялларда без халкыбызның милли җәүһәре саналган, язгы кыр эшләре тәмамлануны белдергән Сабантуйда – сабан бәйрәмнәрендә булачакбыз!
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне халкыбызның иң яраткан милли бәйрәме – Сабан туе уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.
-
Россия көне белән!
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да дәүләт бәйрәме – Россия көне белән ихлас тәбрик итәбез!
-
Рөстәм Миңнеханов республика халкын Россия көне белән котлады
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне күпмилләтле илебезнең иң әһәмиятле дәүләт бәйрәме – Россия көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
-
8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне
Һөнәри бәйрәмегез белән барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Бик тә игелекле, миһербанлы эш башкарасыз: инвалидларга, караучысыз калганнарга ярдәм күрсәтәсез. Бу – шәфкатьлелек, кешеләрне ярату һәм хөрмәт итү сыйфатларын бергә җыйган һөнәр. Өлкәннәрнең көндәлек мәшәкатьләрен үз өстегезгә алып, һәрдаим кайгыртканыгыз, башкалар борчуын үз йөрәгегез аша үткәрә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Әлеге өлкәдә хезмәт иткән ветераннар аерым ихтирамга лаек. Барыгызга да тормышта, җаваплы эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
-
1 июнь - Балаларны яклау көне
Һәр бала яратуга, кайгыртуга һәм аңлауга мохтаҗ. Шуңа күрә дә җәмгыятьнең һәм барлык битараф булмаган кешеләрнең төп бурычы – балаларыбызны акыллы, тәртипле, мәгърифәтле һәм мәдәниятле итеп тәрбияләү. Балалар үзләрен якланган итеп хис итсеннәр һәм тормышта үз урыннарын тапсыннар өчен без - өлкәннәр барысын эшләргә тиеш. Һөнәрләре буенча яки йөрәкләре кушып, үз көчләрен һәм күңел җылысын балаларга һәм оныкларга биргән, аларны яраткан һәм аңлаган әти-әниләргә, әби-бабайларга, педагогларга һәм барлык кешеләргә рәхмәтләребез барып ирешсен.
-
28 май - Чик сакчылары көне
Хөрмәтле чик сагында хезмәт иткән һәм бүгенге көндә чик сагында хезмәттә булучы райондашларыбыз!
-
27 май – Китапханәчеләр көне
Хөрмәтле районыбыз китапханәчеләре һәм әлеге хезмәт ветераннары, һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Китапханәләрнең кеше тормышындагы роле, асылы бәяләп бетергесез. Китапханәләрдәге бай рухи, кыйммәтле мәдәни-әдәби мирасны халыкка җиткерүдә зур эшләр йөкләнгән. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап – китапханәнең нигезе. Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар – сез. Хезмәтегез, гасырлар дәвамында тупланган әдәби хәзинәне саклавыгыз өчен рәхмәт сезгә.
-
26 май – Эшмәкәрләр көне
Хөрмәтле эшмәкәрләребез! Сезне чын күңелдән Һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, шәхси тормышыгызда, бизнеста уңышлар, планлаштырылган эшләрегезнең тормышка ашуын, үзегезгә һәм гаиләгезгә бик яхшы сәламәтлек телибез! Эшмәкәрлек тормышыбызга елдан ел тирәнрәк керә. Сез халыкны азык-төлек товарлары белән дә, хуҗалык кирәк-яраклары белән дә тәэмин итеп кенә калмыйсыз, җитештерүгә дә кыю алынасыз. Эшчәнлегегезне киңәйтү белән беррәттән, өстәмә эш урыннары да тәкъдим итәсез.
-
20 май - Бөтендөнья бал кортлары көне
Бәләкәй генә бал кортына 100 грамм бал ясау өчен 46 мең километр юл үтәргә кирәк. Бал кортлары эшчән булудан тыш, ис сизү буенча да иң алдынгылардан. Кешегә караганда исне мең тапкыр яхшырак тоя, чәчәкләр исен 1 километр ераклыктан ук сизә башлый. Көнгә 1 бал корты 7 мең чәчәккә куна. Умарта кортлары күмәк булып яшиләр. Бер күчендә меңләгән эшче корт, зуррак бер ана корт һәм аз санда ата кортлар, соры кортлар була.
-
19 май-Татарстан матбугаты көне
Шул уңаеннан район хакимиятеннән котлау алдык: Хөрмәтле район газетасы хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр, һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезнең һөнәр җәмгыятьтә элек тә, хәзер дә иң кирәклеләрдән санала, шуңа да сезгә бик зур җаваплылык йөкләнгән. Бу сездән зур хезмәт, объективлык, иҗади энергия таләп итә. Журналистлар һәрвакыт райондагы вакыйгалар үзәгендә кайныйлар һәм һәр яңалыкны оператив рәвештә газета укучыларга җиткереп баралар.
-
Гаилә көне белән
15 май – Халыкара гаилә көне. Гаилә – яшәешебезнең нигезе. Шушы нурлы учак – төрле буыннарны бәйләүче чылбыр, рухи, милли һәм мәдәни традицияләрне саклаучы да ул. Бездә күпбалалы, авыл хуҗалыгында, бюджет тармакларында эшләүче гаиләләр өчен социаль программалар эшли.
-
Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.