Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

10 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы эшчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, аграр тармак ветераннары! Сез быелгы авыл хуҗа­лыгы өчен җиңел булмаган шартларда да алдыгызга куелган максатка ирешү юлында армый-талмый хезмәт куйдыгыз. Һөнәри бәйрәмегезне бурычларыгызны фидакарьлек белән үтәп, киләсе ел уңышына ныклы нигез салган хәлдә каршылыйсыз.

Ел әйләнәсе авыр, тынгыгыз хезмәттә булып, илебез табынын баетуга үзегездән зур өлеш керттегез. Әлеге көн – үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен бирүчеләрне берләштерә торган бәйрәм. Авыл хезмәтчәннәренең югары һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге, энтузиазм һәм хезмәт сөю кебек сыйфатлары куелган максатларга, югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Үз иңнәрегезгә алган авыр һәм җаваплы хезмәтегез өчен сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә аграр тармакны алга җи­бәрүдә армый-талмый хезмәт куярсыз дип ышанабыз.

Фото: Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев