Сатыш – Олы Кибәче юлының 5 чакрымлы өлешендә капиталь ремонт эшләре төгәлләнде
Район яңалыклары

Сатыш – Олы Кибәче юлының 5 чакрымлы өлешендә капиталь ремонт эшләре төгәлләнде

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлдә

Ремонт барышында юлга яңа асфальт-бетон өслек түшәлде, су үткәрү өчен металл торбалар урнаштырылды, юл кырыендагы канаулар ныгытылды. Югары Шытсу авылында елга аша салынган 19 метр озынлыктагы күпер дә төзекләндерелде.

Моннан тыш, мәчеткә, мәдәният йортына, кибеткә, спорт мәйданчыгына һәм зиратка илтүче юлларны да кертеп, 20 урында керү-чыгу юллары һәм мәйданчыклар тәртипкә китерелде.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан 110нан артык юл билгесе урнаштырылды, 800 метрдан артык тротуар салынды, автобус тукталышы һәм тизлекне киметү өчен ясалма калкулыклар ясалды.

Төзекләндерү эшләре «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында «Татавтодор» акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы тарафыннан башкарылды.


Нет комментариев