Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Әтиләр көне белән!

Быелдан башлап октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм әтиләрнең гаиләдәге, җәмгыятьтәге ролен үстерүгә зур этәргеч бирәчәк. Янәшәбездә гаилә тормышын җигелеп тартучы, башкаларга төрле яктан үрнәк, балаларын ялгызы тәрбияләүче күпме әтиләр яши. Җанга җылы аеруча кирәк көзге салкын көннәрдә балаларның әтиләрен «бәйрәм белән!» дип тәбрикләве үзе зур тәрбияви чара булачак. Районның барлык әтиләрен бәйрәмнәре белән тәбриклибез! Аларга ныклы сәламәтлек, балаларны тәрбияләү эшендә уңышлар телибез!

Быел календарьда тагын бер истәлекле көн барлыкка килде. Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларында октябрьнең өченче якшәмбесендә әтиләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Әлбәттә, монда сүз бәйрәм итү турында гына бармый, беренче чиратта ата кешенең роле, җәмгыять тарафыннан бәяләнүе турында әйтелә. Гаилә мөнәсәбәтләрендә, бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле һичшиксез зур. Ул гаилә башлыгы, балаларына остаз, үз үрнәгендә аларда хезмәт сөючәнлек, батырлык, ихтыяр көче, үз гаиләсе һәм Ватаны каршында җаваплылык хисе тәрбияләүче дә. Районыбызда андый үрнәк әтиләр бик күп. Бигрәк тә балаларын ялгыз тәрбияләүче әтиләр өчен бу көннең әһәмияте зур булуын билгеләп үтәсе килә. Районыбызда оешкан әтиләр советында да игътибарыбыз беренче чиратта шул ялгыз әтиләргә юнәлдерелгән, бурычыбыз­ аларга төрле яклап ярдәм күрсәтү. Тулы гаиләләр дә игътибарсыз калмый, әлбәттә. Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый, кайвакыт гаилә башлыгына психологик ярдәм дә күрсәтергә туры килә. Эшкә урнашу, балаларның буш вакытларын тиешле итеп үткәрүгә бәйле мәсьәләләрне күз уңында тотабыз. Безнең Советта 7 әти кеше исәпләнә, һәрбер авыл җирлеге җитәкчеләре белән элемтәдә торабыз. Ата-­аналар җыелышларында,төрле гаилә чараларында катнашуыбыз да гаиләләргә кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып хәл итәргә ярдәм итә. Иң мөһиме – һәр бала тулы гаиләдә, әти-­әни тәрбиясен тоеп үссен. Әниләр янында әтиләр дә үзләрен бәхетле тойсыннар!

Фәнис Закиров, Саба районы әтиләр советы рәисе.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев