Календарь рубрикасы буенча яңалыклар
-
Күңелләрдә мәңге сакланыр Сез китергән Җиңү язлары!
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәтчәннәре! Сугыш чоры балалары! Хөрмәтле райондашлар! 9 Майда илебез халкы, уртак Ватаныбыз тантаналы шартларда Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтә. Изге бәйрәмнең кабат килеп җиткәнен барыбыз да дулкынланып көтеп алдык. Ел арты ел узса да, 1945 елның 9 мае – гаять кадерле, истәлекле, беркайчан хәтердән җуелмас изге көн булып калачак. Бөек Җиңү халкыбызның мәңгелек батырлык символы булып яши, милләтләрнең Ватанга мәхәббәтен, батырлыгын, тынычлыкка омтылышын чагылдыра.
-
Хөрмәтле элемтәнең барлык тармаклары, радио хезмәткәрләре!
Сезнең социаль-икътисади үсеш, халыкның уңайлы көнкүреше өчен максатчан хезмәтегез зур ихтирамга лаеклы. Һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән ихлас котлыйбыз! Сәламәтлек, иминлек, бәхет, эшегездә һәм тормышыгызда яңа уңышлар, тынычлык телибез!
-
Изге Пасха котлы булсын!
Православие динен тотучы райондашларыбызны Пасха көне белән котлыйбыз! Христиан дине кануннары белән милли горефгадәт тә бергә катышкан, катнаш гаиләләр өчен уртакка әверелгән бәйрәм барлык кешеләрне берләштереп, аларның рухи тормышына олы мәгънә сала, шәфкатьлелеккә һәм кеше хәленә керә белергә, аңа ярдәм кулы сузарга чакыра. Ямьле һәм якты язгы көннәрдә һәркем туганнарына һәм якыннарына игътибар күрсәтергә, аралашу җылысы бүләк итәргә омтыла. Изге Пасха өйләрегезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет һәм уңыш алып килсен, яхшы гамәлләр кылырга көч һәм дәрт өстәсен.
-
Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучыларны Пасха бәйрәме белән котлады
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне православие дөньясында бәйрәмнәрнең һәм тантаналарның иң олысы дип танылган нурлы Пасха уңаеннан котлыйм.
-
1 май бәйрәме белән!
Хөрмәтле райондашларыбыз! Барыгызны да 1 Май бәйрәме белән котлыйбыз! 1 Май илебездә төрле милли, дини һәм сәяси карашлар белән яшәүче күп милләтле халкыбызның үзара аңлашу, тынычлык, хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Табигать яшәргән, кырларда яңа уңышка нигез салынган көннәр барыгызга да күңел күтәренкелеге алып килсен. Үз куллары белән районыбыз үсешен тәэмин итүчеләрнең барысына да бик зур рәхмәт. Яз һәм хезмәт бәйрәме һәркемгә бары тик шатлану һәм канәгатьлек хисе генә китерсен. Һәр йортта тынычлык, бәхет, иминлек тантана итсен!
-
Хөрмәтле янгын сагы хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезгә ихлас теләкләребезне җиткерәбез. Хезмәтегез һәрвакыт хәтәр, әмма игелекле. Үзегезне куркыныч астына куеп, кеше гомерен һәм матди байлыкны уттан саклап каласыз. Районыбыз халкы янгын вакытында ярдәмгә килергә әзер булган чын һөнәриләрнең ышанычлы саклавында яши. Хезмәтегез һәм оперативлык күрсәтүләре өчен янгын сагы хезмәткәрләренә, ирекле янгын сүндерүчеләргә, тармак ветераннарына зур рәхмәт белдерәбез. Сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, тормышта уңышлар телибез.
-
Туган тел көне белән!
Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын йөрәктән Туган тел көне уңаеннан тәбрик итәбез. Быелгы бәйрәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында билгеләп үтелүе белән аеруча истәлекле. Милли шигъриятебез кояшы Габдулла Тукайның туган көненә багышлануы белән дә күтәренкелек рухы тудыра, күп гасырлы мәдәниятебезгә, күркәм традицияләребезгә ихлас хөрмәт уята. Без күпмилләтле илебездә төрле телләрнең һәм үзенчәлекле диалектларның байлыгын һәм аһәңен саклап калырга тиешбез.
-
Җирле үзидарәләр көне белән
Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Җирле үзидарә – район хакимиятенең ышанычлы таянычы. Халыкка иң якын торган органнарга территорияләрнең социаль-икътисади үсешен булдыру, авылларда көнкүреш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү җаваплылыгы йөкләнгән. Күрелгән чаралар нәтиҗәсе буларак, районыбыз торак пунктлары күзгә күренеп үзгәрә, яшәр, эшләр һәм балалар тәрбияләр өчен уңай шартлар булдырыла.
-
Хөрмәтле хатын-кызларбыз! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәбез!
Яраткан әниләребез, әбиләребез, гомерлек тормыш юлдашларыбыз, безгә уңайлык тудырганыгыз, яратуыгыз һәм аңлавыгыз өчен олы рәхмәт Сезгә. Тормышта уңышлар, бәхет, нык сәламәтлек телибез. Барлык изге уй-хыялларыгыз тормышка ашсын! Йөрәкләрегез һәрвакыт мәхәббәт һәм шатлык белән тулып торсын, сөйкемле һәм сөекле булыгыз!
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне
Хөрмәтле ир-егетләребез, сезне чын күңелдән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, шатлык, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар телибез. Һәрчак безгә кирәк һәм терәк булып гомер итегез!
-
Халыкара туган тел көне
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан район халкына котлавын ирештерде.”Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге көн белән тәбрик итәбез! Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында XX гасыр башында календарьга кергән бу дата аеруча тирән мәгънәгә ия. Һәркем үз теле белән горурланырга, аны сакларга тиеш. Телебезне кадерлик, аның матурлыгын күрә белик, балаларыбызны әби-бабалары теленнән мәхрүм итмик”,– диелә тәбрикләү сүзендә.
-
8 февральдә Россия фәне көне билгеләп үтелә
Ел саен 8 февральдә Россия фәнни берләшмәсе үзенең һөнәри бәйрәмен — 1999 елда РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган Россия фәне көнен билгеләп үтә. (28 гыйнвар) 1724 елның 8 февралендә Хөкүмәтче Сенат Указы белән Россиядә Петр I күрсәтмәсе нигезендә Фәннәр академиясенә нигез салына. 1925 елда ул СССР Фәннәр академиясенә, ә 1991 елда Россия Фәннәр академиясенә үзгәртелә.
-
Студентлар көне белән!
25 гыйнвар Бөтенроссия күләмендә Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Студент еллары – һәрбер кеше язмышында онытылмас хатирәләр белән истә кала торган чор. Ул киләчәгеңне билгеле бер һөнәр белән дә бәйләргә, яңа дуслар, ә кемгәдер мәхәббәтен дә табарга этәргеч бирә. Студентлар безнең яшьләребезнең иң актив, җаваплы, позитив фикер йөртүче һәм талантлы өлешен тәшкил итә.
-
Имеш-мимеш: утсыз төтен чыгамы!
Бүген Бөтендөнья имеш-мимешләр көне билгеләп үтелә.
-
Бүген Халыкара кочаклашу көне
Халыкара кочаклашу көне 1986 Америкада билгеләп үтелә башлаган.Тиз арада бөтен дөньяга таралып өлгергән, бу көндә таныш булмаган кешене дә кочаклап алырга ярый. Күптән түгел генә билгеләп үтелә башласа да, Халыкара кочаклашу көнен кем уйлап тапканлыгы билгеле түгел. Аның каравы асылы тирән мәгънәгә ия - кочаклашкан вакытта кешеләр бер-берсенә күңел җылысы бүләк итә дип санала